Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Бизәнсәң, нигә шулкадәр бизәнәсең, бизәнмәсәң, картайгансың, диләр»

Җырчы төрле-төрле киемнәр киеп төшкән фотоларын инстаграмга куйган. Анда ул көндәлек тормыштагы, аш-су бүлмәсендәге, спорттагы, сәхнәдәге кайбер образларын күрсәткән.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Бизәнсәң, нигә шулкадәр бизәнәсең, бизәнмәсәң, картайгансың, диләр»
https://www.instagram.com/guzelurazova/

«Кайсысы? Нинди Гүзәл якынрак?

Бизәнсәң, нигә шулкадәр бизәнәсең, диләр. Бизәнмәсәң, картайгансың, диләр. Унсигездә түгел бит инде», — дип язып куйган Гүзәл шул фотолары астына.

«Сезгә бар да килешә. Иске халат белән сучинкә кисәгез дә яратабыз», «Һәрбер образда да сез шул ук мөлаем, чибәр Гүзәл», «Һәркайсы үзенчә бик матур!» «Шулай төрле булырга кирәк», «Барысында да без яраткан Гүзәл», «Уколларсыз… Ирене дә, күкрәге дә үзенеке…», «Чын татар хуҗабикәсе образы. Менә миңа иң ошаганы шул!» «Һәрберсе матур, ләкин алъяпкычлысы күркәмрәк», — кебек җылы комментарийлар язганнар җырчыга инстадуслары.

Әлбәттә, гадәттәгечә инде, фотолардан кимчелекләр табучылар, Гүзәлгә тел тидерүчеләр дә булган. «Фильтрсыз да булса», «Ясалма…» «Иң мөһиме — иреңә, балаларыңа ошасын! Кеше фикере сиңа нәрсәгә?» «Эстрадага яңа гына чыккан мәлләрдә чын, гади иде. Хәзер кыйланчыкка әйләнде», «Яулык киеп төшкән фотога еламыйча карап булмый, коточкыч! Үзеңне бераз карарга кирәк бит инде», — дип язганнар кайберәүләр Гүзәлгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100