Гүзәл Уразова әбисенең акчасын урлавы турында: «Акчаларның күрмәгәне калмады»
Җырчы Гүзәл Уразова виртуаль дусларына үзенең биографиясен сөйли башлаган.
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов инстаграмдагы 650 мең язылучысының бер кечкенә өлешен ВКонтакте челтәренә күчереп, актив рәвештә яңа постлар куя башлады. Данир Сабиров та инстаграмда өлешләп биографиясен яза башлаган иде. Гүзәл Уразова да юмор остасының идеясен кулланырга уйлаган, тик яңа социаль челтәрдә. Гүзәл кечкенә чактан ук эшмәкәр булган икән — биографиянең беренче өлеше әбисенең акчасын урлап, акча агачы утыртуы турында.
«Әлеге каналда сезнең өчен кызыклы булган рубриканы башлыйбыз — hәр көнне биографиямнең иң кызыклы өлешләрен язып барырмын.
Сүземне балачактан башларга булдым, чөнки балачак - ул әти-әни биргән тәрбия, ул кешенең беренче адымнары, гомер буена җитәрлек итеп тупланган тәүге белем. ⠀
1982 елның 8 гыйнварында Бардада тудым. Буем — 53 см, авырлыгым 3200 грамм булган. «Кечкенәдән бик шук hәм өлгер идең, 9 айдан йөри башладың. Телең бик иртә ачылды. Яшь тә тугыз айда син инде шигырь сөйли идең», — дип искә ала әнием. Шигырь яратуларым, әбием hәм балалар бакчасында тәрбиячеләрем өйрәткән җыр-биюләр иҗат юлын сайлавыма беренче этәргеч булгандыр. ⠀
Әти-әнием гади кешеләр. Әнием Фира — баш хисапчы, әтием Әскәр — зур машиналар йөртүче булып эшләде. Алар зур терәгем, булышчыларым, балаларым өчен кадерле әби-бабай, тик бу хакта бераз соңрак язармын. ⠀
Менә шундый матур, тату гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Ул вакытта әле без фатирда яши идек, соңрак кына үз йортыбызга күчендек. Балачагым бик матур үтте. Әти-әни гел яңа киемнәр ала иде. Кечкенә чакта модалы киенүче бала булганмын. Чит илдә яшәүче абыебыз да гел матур күлмәкләр, итәкләр алып кайтып тора иде. Балалар бакчасына йөргән чаклар бик күңелле булып истә калган. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнүләр, беренче тапкыр әти-әниләр алдында «Калинка-малинка»ны җырлаулар еллар аша хәтеремдә яңара.⠀
Мин икетуган абыем Альберт белән үстем. Дөресрәге, абый түгел инде ул миңа, эне дә түгел. Без икебез дә беркөнне туган. Альбертлар Пермьдә яшиләр hәм җәен өч айга мин дә, Альберт та карт әниләргә кайта идек. Һәр җәебез шунда үтә иде. ⠀
И, безнең Альберт белән маҗараларны сөйләп бетерә торган түгел! Авылда тагын нәрсә эшлисең инде, hәр нәрсәдән кызык табасың шулай. Карт әнинең итекләрен урлап киеп сазлыкка төшәбез, аннан соң чишмәнең теге ягыннан бу ягына чыгабыз… Казлар куып, бакалар тотып, үз иркебездә мәш килә идек. ⠀
Ә аннан без Альберт белән акча үстерергә булдык. Карт әнинең акчаларын алдык та, тартмага салып…⠀
Беренче сыйныфта укыган вакытлар. Альберт кайтты да: «Беләсеңме, акчаны үстереп була! Утыртырга кирәк аны», - ди. Шәhәр малае бит инде, ышанганмын. Акча күргән бармыни әле ул вакытта?! Карт әнинең акчаларын алдык та, тартмага салып, бакчага керәннәр үскән җиргә утыртып куйдык. «Көзгә үсеп чыгалар алар», — диде Альберт. ⠀
Авылда беренчеләрдән булып акча бакчасы ясаган кешеләр булуыбызны аңламасак та, зур ачыш алдында торуыбызны чамаладык — әгәр планыбыз барып чыкса, бәрәңге бакчасын сөрдереп, акча агачлары белән тутырган булыр идек микән?!
Бәхеткә, тәҗрибәне акча «орлык»лары харап булганчы туктатырга туры килде. Берзаман өйдәгеләр акча югалтканнар. Миннән сорыйлар. Нишләргә белмим, әйтергәме, юкмы… Ахыр чиктә әйтергә туры килде инде. «Без бит акчаны үстерергә дип утырттык, алырга ярамый. Үссен әле, аннары алып бирербез», — дим. «Акча үсми ул, балалар, әйдәгез, бергәләп казып алыйк», — диләр олылар. Шулай акча үскәнне көтеп торып булмады, казып алырга туры килде. Өйдә сизәрлек, ыгы-зыгы кубарлык булгач, без акча «орлыгын» шактый алганбыз инде, күрәсең. Хәтерлим, бер кәгазь акчаны агызып та җибәргән идек әле. Балык капсын дипме, балык күп булсын дипме инде шунда… Акчаларның күрмәгәне калмады ул елны, утны-суны, балчыкны күреп, исән-сау котылдылар», — дип язган Гүзәл.