Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Белсеннәр, юк-бар кеше түгел икәнемне!»

Җырчы ВКонтакте челтәрендәге төркемендә әнә шулай дип язган…

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Белсеннәр, юк-бар кеше түгел икәнемне!»
https://vk.com/urguas

Юк ла, берәүгә дә ачуланмаган, берәүгә дә үпкәләмәгән Гүзәл. Ә бары тик балачак истәлекләре, мәктәп елларындагы хатирәләре белән генә уртаклашкан ул.

«Мәктәп елларын һәм беренче сыйнфыка укырга кергән вакытларымны яхшы хәтерлим. Укырга мин бик теләп бардым. Беренче-өченче сыйныфларда гел «5»ле билгеләренә генә укыдым. Ел саен мактау кәгазе бирәләр һәм мин аларны бүлмәбезнең диварына (һинд артистлары фотолары янына) элеп бара идем. Белсеннәр, юк-бар кеше түгел икәнемне!

Мин кечкенәдән бик актив булдым. Спорт булсынмы ул, театрмы — барысы белән дә бик теләп шөгыльләндем. Татар теле, рус теле, тарих, инглиз теле ише күп кенә фәннәрдән олимпиадаларга йөри идем. Эксперименталь гимназия булганлыктан, таләпләр катгыйрак иде, шуңа күрә мәктәбебездә ел саен имтиханнар бирә идек. Ел саен! Рефератлар, иҗади эшләр, биремнәр… Әле бит ул вакытта интернет юк! Барысын да үзең уйлап, китапханәләргә йөреп, китаплардан эзләп язасы. Укып та күрсәткәнбез, дип аптырыйм. «Окей, Гугл”сыз да белем туплап, сорауларга җавап табып, эзләнеп булган икән! Флешкада сакламасаң да, күпме мәгълүмат истә калган!.. Балаларымның өй эше эшләүләрен күзәткәлим һәм шаккатам: өеп-өеп бирелгән биремнәрне алар автомат рәвештә эшли, мәгънәсенә төшенергә вакытлары каламы икән? Җай чыкканда, бергәләшеп, аңлашып эшлибез. Безнең белән дәрес хәзерләп утыручы булмады, әйеме? ⠀

«Б» классында укыдым. Башка класслардан аермалы буларак, без бик дус, тату, абыйлы-апалы кебек яши идек. Сценарийлар язып, алып баручылар булып төрле чаралар оештырырга яраткангамы, безнең сыйныф мәктәп күләмендә гел алдынгы булды. Параллель рәвештә спорт белән шөгыльләндем. Өстәл теннисы буенча тренерыбыз Мидхәт Рәшитович Минкин (белгечлеге буенча ул рус теле, әдәбияты укытучысы да) безнең һәр уңышыбызга сөенеп тора иде. Теннис буенча мин ике тапкыр район чемпионы да булдым.

Кешенең эше, шөгыле күбрәк булган саен, ул күпкә өлгерә, диләр бит… Уку, спорт, музыка — барысы да бергә үрелеп барып, мәктәп еллары файдалы, нәтиҗәле үткән. Әлеге матур вакытларны хәзер дә сагынып искә алам…» — дип искә алган җырчы борчу-мәшәкатьсез балачагын, шаулап үткән мәктәп елларын.

Шәхси архивыннан ул бер фото да урнаштырган. Карагыз әле, Гүзәл «әби»не таныйсызмы?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100