Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны тәнкыйтьләгәннәр

Җырчы гаилә концертларында сәхнәгә бер-бер артлы балаларын да алып чыга башлады. Кызлары Эллари, Камилла артыннан, уллары Самир да халык алдында чыгыш ясаган. Ләкин…

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны тәнкыйтьләгәннәр
"Татар-информ" архивы

Сүз дә юк, кечкенә Самир җырны матур итеп башкарган, сәхнәдә үзен иркен тоткан, тавышы да ягымлы. Ләкин эш шунда, ул «Добро» төркеменең «Юность» җырын җырлаган. Ә тамашачы баланың татарча җырлавын көткән булган, күрәсең. Шуңа күрә Гүзәл һәм Илдарга шелтә белдерүчеләр шактый.

«Камилла җырлый, мин дә җырлыйм әле дип сәхнәгә менгән бит Самир. Лайклар куярлармы икән миңа, дип карап утыра инде хәзер», — дип язганнар Гүзәл Уразованың ВКонтактедага сәхифәсендә. Лайклар куюын куйганнар. Шулай да баланың чыгышына карата комментарийлар ике фронтка бүленгән.

«Менә шулай, дуслар, татар җырчыларының балалары русча җырлый. Болай барса, туган телебезне ничек саклыйк?», «Мескен бала, үз туган телен белми бит, ни кызганыч», «Мин татарча җырлар дип уйлаган идем…», «Татарча өйрәтегез инде балаларыгызга. Гүзәл, сез бит татар җырчылары, татарча җырласыннар», «Киләчәктә Самирга татарча җырларга насыйп булсын», «Алыгыз әле балаларыгызны сәхнәдән, аларга сезнең акчаларыгыз кирәкми. Нормаль балачак бирегез аларга!» — дип язганнар бер ишләре.

«Артист булачагы көн кебек ачык», «Афәрин, оялып тормый!», «Тавышы бик матур», «Күбрәк җырла, улым, урының сәхнәдә синең», «Талантлы кешедән талантлы балалар туа шул», «Россия эстрадасының йолдызы булыр, ахры, Самир!», «Сәхнәгә тамашачы алдына чыгып басуы үзе генә нинди зур батырлык», — дип язган икенче бер төркем халык.

Самирның чыгышын Гүзәл Уразованың ВКонтакте сәхифәсеннән карый аласыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100