news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов яңа стильдә җырлый башлаган

Җырны тулысынча артистның инстаграмда профилендәге сылтама буенча тыңларга була.

news_top
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов яңа стильдә җырлый башлаган
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләре өчен яңа стильдә җырлап караган. Яңа җыр бу көннәрдә бик актуаль тема - бәлешкә багышланган.

«Каникулларда hәр татар өендә #Минбәлеш яши.⁣⁣⠀Яңа елдан соң менә шундый бер актуаль «Мин бәлеш» җыры туды әле.

Гел бертөрле җыр җырлыйсыз дип әйтүчеләр бар, башкача стильдә дә эшләп карарга булдык. Фырт иткән бит, тыңлап карагыз әле.

Тавышын катырак куегыз да, бөтен дискәтүкләрдә ду итик! Машинада гөп-гөп иттерергә бер дигән», — дип язган җырчы.

Җырның авторлары ⁣⁣- Ренат Галиәскар һәм Риназ Фазлыйәхмәтов.

«Кызыклы видео төшереп #Минбэлеш хештегы белән инстаграмга урнаштыр. Җиңүче безнең шушы җырга төшереләчәк клипта катнашачак», — дип тә вәгъдә иткән җырчы.

«Гүзәл ханым, утырып ашарга вакыт таба аласызмы соң сез. Миңа 4 онык бергә килсә аяк пружина кебек, арт ягым урындык таба алмый», — дип язган артистлар төшергән видеоны караучы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар