Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов матур датада кызыклы очрашулар турында сөйләде

Сүз 12.02.2022 датасы турында бара.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов матур датада кызыклы очрашулар турында сөйләде
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Гүзәл Уразова инстаграмдагы сәхифәсендә кызыклы очрашулар турында видео куйган. Поездда озатып йөрүче башта аларны танымыйча сөйләшә. «Җырчы Гүзәл Уразова», — дип Илдар Хәкимов әйткәч кенә танып кочаклап ала.

«Мәскәүдә концерттан соң такси чакырдык. Безне илткән абый татар абые булып чыкты. Сөйләшеп килә торгач, ул безнең Әстерхан шәһәреннән якын дустыбызның бертуган абые булып чыкты. Ул да бераз шаккатты, туганнарга фото төшереп җибәрәм әле дип фотога төште.

Аннары проводник апа белән дә шундый хәл. Мин сезнең җырларны гел тыңлыйм, әле генә сезнең җырны җырлый-җырлый вагонны юып чыккан идем ди. Нинди серле көн булды бу — 12.02.2022?», — дип язган җырчы.

Гүзәл Уразова поездда студент чакларын искә төшереп, Илдар белән доширак ашап кайтулары турында да әйткән.

«Сез гади кешеләрне якын итә беләсез», «Шундый гади булып калыгыз өч тиенлек дөньяда», — дип язганнар җырчыларга.

«Башта танымады, аннары ничек таныды…», «Вәт апаның реакциясе, чын реакция», «Шундый гади, нечкә күңелле апа», — дип комментарий калдырганнар поездда озата баручы апа турында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100