news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Элвин Грейның низагын компьютер уенында тавышландырганнар – видео

Популяр җырчылар Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың бәхәсен компьютер уенына күчергәннәр һәм социаль челтәрләргә таратканнар. “Кем җиңә?” - дип сораганнар язылучылардан.

news_top
Гүзәл Уразова белән Элвин Грейның низагын компьютер уенында тавышландырганнар – видео

Видеода Элвин белән Гүзәлнең видеоларыннан тавышларының өзекләре файдаланылган. Видео ясаучылар Гүзәл Уразова белән Элвин Грейның сөйләшүен диалог формасында ясаган.

Гүзәл Уразова герое: – Ну, мин урлаганмын икән, бу – оятсызлык!

Элвина Грей герое: – Ни өчен үзегезнең булмаган җырны үзегезнең исемгә теркәдегез?

Г.У. – Без 5 сәгать бу җырны яздым мин, берүзем, кереп, 5 сәгать яздым.

Э.Г. – Ничек Сез моны эшләдегез? Нәрсә өчен кирәк иде бу Сезгә?

Г.У. – Синең кабәхатлегеңә Ходай Тәгалә гына бәя бирер, дустым.

Э.Г. – Яшьләр, эмоцияләрнең монда бернинди дә катнашы юк. Әйдәгез моны кадр артында калдырыйк.

Г.У. – Төкер моңа, ташлыйк аларны дип, Сез безне просто матур гына ташлап киттегез.

Э.Г. – Әйдәгез, тырнак астыннан кер эзләмик әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар