Гүзәл Уразова балалар бакчасында чыгарылыш кичәсенә әзерләнә
Гүзәл Уразова балалар бакчасында чыгарылыш кичәсенә әзерләнә
Җырчы Гүзәл Уразова Инстаграмда “балалар бакчасында тиздән Камиләбезнең чыгарылыш кичәсе” дип язган һәм репетициядән видео куйган.
“Бүген иртә белән репетициядә. Тәрбиячеләр, балалар шундый яхшы программа әзерлиләр, мине дә чакырдылар.
“Бүген иртә белән репетициядә. Тәрбиячеләр, балалар шундый яхшы программа әзерлиләр, мине дә чакырдылар.
Үземнең бала-чагым искә төште. Сагындыра кайвакыт. Рәхәт чаклар... Бернәрсә турында уйламыйча, әти-әни кочагына сыенып яши торган балачак вакыт. Һәрбер баланың балачагы да, киләчәге дә яхшы булсын дип телик. Киләчәктә әти-әниләренең сөенечләре булып, бәхетле гомер итсеннәр”, - дигән җырчы.
Инстачылар җырчының бу адымын хуплаган. "Иң матур, күңелле чыгарылыш кичәсе булачак, дип язып калдырганнар.
Инстачылар җырчының бу адымын хуплаган. "Иң матур, күңелле чыгарылыш кичәсе булачак, дип язып калдырганнар.