news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова бөтен киемен киеп күрсәткән

Җырчы төрле образлардан махсус кушымтада видео ясаган.

news_top
Гүзәл Уразова бөтен киемен киеп күрсәткән
«Татар-информ» архивы

Гүзәл Уразова виртуаль дусларына төрле образлардан махсус кушымтада ясалган видео тәкъдим иткән.

«Кибеттән алган киемнәреңне кая куеп бетерәсең дип сорыйлар. Бөтенесен кидем әле», — дип шаярткан җырчы.

Инстачылар ике төркемгә бүленгән. Берсе видеода Гүзәл үзе ди, икенчеләре ул булуына шикләнә. «Бу клиплар кайда бар? Сез аларны безгә күрсәттегезме?», «Гүзәлне иҗат юлын башлаган көненнән үк карап барам. Мондый видеолары юк иде дип аптырап утырам", — дип язган җырчының виртуаль дуслары.

«Сезгә ни кисәгез дә килешә», «Текә», «Ходайдан бирелгән чибәрлек Гүзәлгә. Төрле образга керү - анысы талант. Беребез дә булдыра алмый. Безнең кабатланмаслык Гүзәлебез генә», «Сез булдырасыз», «Болай итеп киенер өчен акча эшли белергә кирәк», дип комментарий калдырган җырчының тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар