Гүзәл Уразова: «Бәби табасы килеп кенә тора инде»
Иҗади гаилә нәни кызларының «текә» транспортын күрсәтте.
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов балалары белән бергә нәни кызга алган «текә» транспортны көйләгәнне видеога төшергән. Видеода нәни Ариананы яңа транспортка яткырып, абыйсы Самир, аннары апасы Камилла йөртеп килә.
«Бәби табасы гына килеп тора инде. Шундый уңайлы әйберләр эшлиләр хәзер. Бу автокресло ялт итеп коляскага әйләнә дә куя. Күз алдына китерегез, сәүдә үзәгенә, поликлиникага, эшкә, ашка, самолетка да алырга ярый», — дип язган күп балалы әни.
Җырчының виртуаль дуслары матур теләкләр язганнар һәм Гүзәлгә соклануын белдергәннәр.
«Гүзәл, сез бала тапкач кызлар кебек булгансыз да куйгансыз, дүрт бала әнисе дип уйламассың да. Күз тимәсен, бигрәк матур пар, балаларыгыз да сөйкемле», — кебек комментарийлар калдырганнар.
«Ариана уенчык кебек сезгә», — дип тә язган берәү.
Иҗади гаиләнең дүртенче балалары тууы турында язган идек.