Гүзәл Уразова авырлы: «Көтәбез сине, балам»
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова гаиләсендә зур сөенеч — җырчы дүртенче баласын көтүе турында Инстаграм битендә хәбәр итте.
«Бик күпләре: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» — дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифрат та.⠀
Гомумән, мин һәрвакыт: «Безнең өч бала булса иде», — дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз. Көтәбез сине, балам!
Сәламәтлек телим барыгызга да! Исән-сау булыйк», — дип язган Гүзәл Уразова.
«Гүзәл, исән-сау табарга язсын Сезгә. Туасы җан булгач, шуңа килгән ул сезнең гаиләгә», «Ма ша Аллаһ, зур шатлык», «Бәхетле бала булып тусын, тигезлектә үстерергә язсын, Амин», — дип котлап язган инстадуслары.