Гүзәл Уразова акчагыз күп диючеләргә: «Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр»
Җырчы яңа гына мичтән чыккан сый тотып төшкән фото куйган.
«Көне буе аш бүлмәсендә мәш киләбез.
Бүген бездә, балалар соравы буенча, пицца һәм алма пирогы.
Хәзер иртәгә нәрсә пешерергә дип, теләкләрен яудырып утыралар.
Вәт рәхәт чаклар!» — дип язган ул.
«Тапкансыз мактаныр нәрсә. Әйе, сезнең акчагыз күп бит, нәрсә телисез, шуны пешерә аласыз, ә башкалар исен иснәп утырсыннармы?» — дип ачуын белдергән канәгать булмаган инстачы.
«Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр», — дип җавап кайтарган Гүзәл Уразова.
«Шарлотка пешерергә күп акча кирәкми. Теләк кенә кирәк», «Дөрес әйтәсез, күктән акча яуганны көтеп ятсаң, теләгән ризыгыңны ашый алмыйсың инде. Бу заманда ялкау булмаган кешегә эш табуы кыен түгел», — дип яклаганнар җырчыны.
«Менә шушы карантинда әйбер пешерә-пешерә, үзебез кабартмага әйләнеп бетмәсәк ярый инде», — дип кайгыручылар да, «Артист балаларыннан да бәхетле кешеләр юктыр хәзер. Ниһаять, вакытларын әти-әниләре белән үткәрәләр», — дип шатланучылар да булган.