Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Удачина: Бала хокукларына кагылышлы иң күп сораулар - аерылышуларга һәм мәгариф системасына бәйле

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән туры элемтә үтте. 1 июнь - балаларны халыкара яклау көнендә ул бала хокуклары, кыерсытылган балалар язмышы, ата-ана вазифалары турында сөйләде.

news_top_970_100
Гүзәл Удачина: Бала хокукларына кагылышлы иң күп сораулар - аерылышуларга һәм мәгариф системасына бәйле

- Гүзәл Любисовна, укучыларыбызның сорауларына керешкәнче, оешмагыз эшләгән чорда барлыгы күпме мөрәҗәгать килгәне, аларның тематикасы нидән гыйбарәт булуы турында мәгълүмат бирсәгез иде. Сезнең фикерегезчә бала хокукларын яклау мәсьәләсендә иң актуаль проблемалар нинди?

- Безнең оешманың эшләгән вакытының тулы статистикасы төзелмәгән. Күпме мөрәҗәгать килгәнен белү өчен һәр елныкын аерым санарга һәм кушарга кирәк. Без ел саен күпме мөрәҗәгать килгәнен карап, санап, йомгак ясыйбыз. 

Күп очракта кешеләр сорауларын язма рәвештә бирә. 40-50 процент мөрәҗәгать телдән бирелә. Мин үзем дә кабул итәм, минем хезмәткәрләр дә кабул итә. Консультацияләрне телефон аша да үткәрәбез. 2017 елда безгә 1938 мөрәҗәгать килде. 2010 ел статистикасы белән чагыштырсаң, 2016 елга мөрәҗәгатьләр саны күпкә арткан. Без моны халыкның бу мәсьәләдә хәлләре начарлану белән бәйләмибез. Бу замана мөмкинлекләре белән бәйле. Хәзер һәр теләгән кеше дә киңәш сорый, консультациягә килә ала, хәзер кешегә ярдәм итү мөмкинлекләре күбәйде. Социаль яклау органнары да актив рәвештә эшли, безнең институт турында да күбрәк белә башладылар. 

Традицион рәвештә иң күп сораулар торак-милек мәсьәләләренә кагылышлы. Баланың финанска кагылышлы хокуклары мәсьәләләре күп күтәрелә. 2015 елдан башлап сораулар бераз үзгәрде. Хәзер күбрәк гаилә турында сорыйлар. Иң беренче чиратта, бу ата-аналарда, әби-бабайларда, башка туганнарда аерылышу процессына кагылышлы сораулар. Ата-ана аерылышу яки аерым яшәү карарын кабул итә икән, иң беренче мәсьәлә булып “бала кем белән яшәячәк?” дигән сорау туа. Икесе ике җирдә яшәүче ата яки ана үз баласы белән ничек аралашачак, бу сорауларның барысын да хәл итәргә туры килә. Бар гаилә дә бу сорауларны цивилизацияле рәвештә чишә алмый, талашып аерылышкан гаиләләр бик күп. Кычкырыш һәм талаштан интегүче кеше булып кала бала. Бүген барлык ата-ана да аерылышуга карамастан баланың атасы да, анасы да барыбер кала икәнен аңламый. 2015 елдан бу безгә килә торган сорауларның "лидеры". 

2016-2017 елның тагын бер тенденциясе - мәгариф мәсьәләсе тора. Ата-аналар белем сыйфаты белән канәгать түгел, мәктәп яки балалар бакчасыында туган төрле конфликтлы мәсьәләләргә зарланалар. Конфликт тәрбияче белән ата-ана арасында, мәктәп булса, укытучы белән ата-ана, укытучы белән бала, гаилә һәм администрация арасында туарга мөмкин. Мондый вәзгыять гомумән булырга тиеш түгел. Балалар белемне максималь рәвештә уңайлы итеп алырга тиеш. Һәм дә инде белем бирү учреждениесендә конфликтлы ситуация чыкты дигән сүз гомумән була алмый. Максималь рәвештә уңайлы укыту – ул белем бирү учреждениесенең турыдан-туры бурычы. 

Бу ике проблема, бу ике тенденция бүгенге көндә безне бик борчый, без аларны инде күзәтеп торабыз.

Азнакайдан Зәлия:

- Хәзер инде отпуск сезоннары башлана. Минем дә, башка ата-аналар кебек, балаларымны лагерьгә җибәрәсем килә. Лагерьләрдә җәйге ял имин булсын өчен нинди чаралар кабул ителә?

- Татарстан Республикасында инде күптән барлык лагерьләр кешеләрне имин ял белән тәэмин итәргә әзер. Имин ял белән тәэмин итү эшләре ел буе тиешле дәрәҗәдә барса да, җәен бу эшләр тагын да җитдирәк эшләнә. Безнең республикада ел саен балалар савыктыру лагерләренең системасына карата программа төзелә. Республика тарафыннан лагерьләрне төзекләндерү программасына финанслау каралган. 

Беренче чиратта, мин ата-аналарга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтына кереп карарга киңәш итәр идем. Шушы мәсьәләдә бу министрлык – баш җаваплы ведомство. Министрлык сайтында федераль законнарның яңа таләпләре нигезендә менә бүген исемлек чыгарга тиеш. Ул исемлектә дәүләт программасы кысаларында эшләгән барлык савыктыргыч учреждениеләр дә язылган. Шул исәптән, балалар лагерьләре дә. Шушы ук исемлек инде күптән “Лето” республика үзәге сайтында куелган. Бу безнең региональ оператор, сменаларны оештыра һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә эшли. Әгәр дә ата-ана шушы исемлектәге лагерьгә рәхәтләнеп баласын җибәрә ала. Димәк, бу исемлектә булган лагерьләр бик әйбәтләп тикшерелгән һәм бу лагерь балаларны сәламәтләндерергә хокуклы. 

Бу башка лагерьләр начар дигән сүз түгел, әмма шушы исемлектә булганнары барлык тикшерүләрне дә үткән. Роспотребнадзорның лагерьгә дәгъвасы юк икән, димәк, лагерь барысын да канун нигезендә эшли. 

Икенчедән, һәр лагерьдә булырга тиешле заявление – ул МЧС заявлениесе. Шулай ук лагерьнең һәр хезмәткәренең хөкемгә тартылмавы турында белешмәсе булырга тиеш. Ул белешмә лагерь җитәкчесендә була.

Зәйдән:

- Мин 2018 елда 18 яшь туласы ятим баланың опекуны. Ул баланың үзенең торыр җире юк. Ул фатир алсын өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Ятим балалар 159 федераль закон нигезендә торак җире белән тәэмин ителә. Бу турыда иртәрәк уйлый башларга кирәк. 18 яшь тулганда хәл итеп, ул инде бераз соңга калган. Федераль закон нормалары буенча, бу мәсьәләне ятим балага 14 яшь тулуга хәл итә башларга тиешләр. Ул баланың нинди дә булса үз торак җире бармы, юкмы, әгәр дә бар икән, нинди хәлдә ул бүлмә, торак җире нинди - белешергә кирәк. Яшәргә яраклымы ул җир һәм башкалар. Әгәр дә ул торакта ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгә ата-ана яши икән, димәк, ул бала 18 яшь тулу белән анда яши алмаячак. Әгәр дә баланың гомумән бернинди дә торак җире юк икән, ата-ана ятим балага 14 яшь тулу белән бу мәсьәләне хәл итә башларга тиеш. Бала мохтаҗлыкта яшәүчеләр учетына бастырылачак. Учетка бастыруны сузарга ярамый. Асылда да ул шулай эшләнә: ата-ана 14 яшь тулгач хәбәр итә, балага 18 яшьтә бер бүлмәле фатир бирелә.

Укучыларның сораулары һәм Гүзәл Удачина җаваплары:

- Минем балаларыма 2,5 яшь һәм 7 ай. Алар сау-сәламәт, әтисе белән икебез эшләсәк тә, акча җитми. Мин сөт кухнясында бушлай балалар туклануын ала аламмы? Икегез дә эшләгәч, бушлай каралмаган дип әйтәләр.

- Балалар ризыгын бездә теләгән һәр ата-ана да ала ала. Әмма алар арасында дәүләт ярдәме белән бушлай алучылар да бар. Кем балалар ризыгында чыннан да мохтаҗ, шуларга бирелә. Татарстан Республикасы кануннары нигезендә, ризык бала тормышының беренче 3 елында бушлай бирелә. Моның өчен гаилә бюджетыннан чыгып уртача яшәү минимумын исәпләргә кирәк. Шул исәпләнгән табыш 8527 сумнан кимрәк булса, бала ризыгын бушлай алырга була. Бала анемия яки аксым-энергетика азлыгы авырулары белән авырган очракта әлеге азыкны шулай ук бушлай бирелә. Әгәр дә гаиләдә, мәсәлән, шундый авырулы ике бала бар икән, димәк, бу ризыкны ике бала да алырга хокуклы. ВИЧ булган анадан туган һәм ВИЧлы балалар шулай ук бушлай ала. Бу очракларда ризык, ата-ананың бюджетына карамыйча, бушлай бирелә.

- Мин ДЦП авырулы инвалид бала тәрбиялим. Баламны якындагы бакчага кабул итмиләр, шуңа күрә ул өйдә тора. Минем баламның мәктәпкәчә белем алу мәсьәләсен хәл итеп буламы?

- Бу сорау бүген бик актуаль. Асылда инвалид балаларга карата бернинди дә чикләмәләр булырга тиеш түгел. 2013 елның 1 сентябреннән федераль закон нормалары буенча инклюзив белем дигән төшенчә кертелде. Димәк, саулык мөмкинлекләре чикләнгән балалар, башкалар белән беррәттән балалар бакчасына да, мәктәпләргә дә йөрергә хокуклы. Бездә инклюзив белем бирү процессы үсәргә тиеш. 

Икенче яктан, безнең менталитет шундый. Германиядә мөмкинлекләре чикләнгән балалар сау-сәламәт балалар белән бөтен җирдә дә бергә һәм бертигез. Аларда башкача була да алмый. Алар безне, без аларны аңламаган кебек, аңламый. Кирәкле әйберләрне төзергә, тәрбиячеләрне өйрәтергә була. Ана кеше үзе дә гади балалар бакчасында үз баласын үзе карый ала, әмма эш бу очракта анда түгел. Эш бездә, безнең акылда. Без  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата булган мөнәсәбәтебезне үзгәртергә тиеш. Һәм, иң беренче чиратта, бу эшне ата-аналардан башларга кирәк. Ата-ана уз баласын ничек итеп “кора”, бала шулай эшли. Ата-ана ул кешеләрнең безнең кебек үк икәннәрен аңлатырга тиеш. Бу мәсьәләдә ата-аналарның үзләренә үк булышырга кирәк әле. Башта аларга аңлатырга кирәк. Ата-ана мөмкинлекләре чикләнгән баланы күргәч: “Барма аның янына, ярамый” дисә бер нәтиҗә, “Балам, аның аяклары авыртып киткән”, дисә, берсүзсез, икенче нәтиҗә була.

- Мин – укучы бала анасы. Мәктәптә вакыт-вакыт акча җыялар. Мин акча бирмәскә хаклы икәнемне беләм. Әмма куркам. Минемчә, акча бирмәсәм, баламны башкалар кага башлаячак. Миңа нишләргә?

- Бу традицион сорау. Мин инде бу мәсьәләнең актуальлеге арткы ерак планга күчеп бара дип уйлаган идем. Әйе, канун буенча ул ана түләмәскә хокуклы. Бу тема инде бик күп тапкыр күтәрелде. Бу турыда бик күп сөйләшенде. Ата-ана акчаны төрле ихтыяҗларга теләге булса гына бирә. Мәктәп тә, башка беркем дә ананы мәҗбүр итә алмый. Ата-анага да, балага да басым ясый алмый. Әгәр дә инде басым ясыйлар икән, безгә,прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Без бу мәсьәләдә шактый катгый чаралар кабул итәбез.

- Балага каралган пособиене түләмиләр. Нишләргә?

- Бу мәсьәләдә бернинди проблема булырга тиеш түгел. Татарстан Республикасының социаль иминиятләштерү фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә кеше чыннан да эшләгән булса, документларында барысы да дөрес булса, бала артыннан карау әсбабы вакытында түләнә.

- Минем баламны бертуктаусыз сыйныфташлары кимсетә, рәнҗетә, үз итми. Миңа бу очракта нишләргә? Кимсетелгән балаларның хокукларын мәктәптә кем саклый?

- Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый. Укытучыларга, мәктәп җитәкчелегенә һәм администрациясенә әйтергә кирәк. Мәктәпләрдә, гомумән белем бирү учреждениеләрендә профессионаллар эшли. Шулай ук психологлар да бар. Беренче чиратта инде бу мәсьәләне балалар арасында хәл итәргә тырышырга кирәк.

- Мин аларның барысына да мөрәҗәгать иттем, әмма балам минем әле дә рәнҗетелә. Сыйныфташлары минем баламнан көлә, аны кабул итмиләр. Нишләргә соң?

- Әгәр дә инде мәктәп хәл итә алмаган икән, психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болай гына калдырырга ярамый, әмма алай да бу мәсьәләдән зур "хәрби" проблема ясарга кирәкми, бу мәсьәләне тыныч рәвештә чишәргә кирәк.

- Әти кеше балага кул күтәргә очракта баланы ничек сакларга?

- Бу – җинаять. Суккан эз калмаса да, психологик яра кала. Статистика буенча, көчләү очракларының 50 проценты гаиләдә була. Бу очракта гаиләне тиешле органнар тикшерсен өчен бер сүз җитә. Без шушы өлкәдә эшләгән барлык белгечләрне да игътибарлырак булырга чакырабыз. Баланы сыйныф җитәкчесеннән дә әйбәтрәк кем белә? Беркем белми. Сүз туганнар турында бармый. Беренче чиратта, сыйныф җитәкчесе үзенең баласының холкын, көнкүрешен белергә тиеш. Һәм дә инде без гел баланы үз гаиләсендә саклап калырга тырышабыз. Нинди генә хәл булмасын, баланың ата-анасы белән эшлибез, баланың ата-анасын саклап калырга тырышабыз.

- Шәһәр урамнарында соранып йөргән балалар күп. Аларны берәр кеше карыймы? Нигә аларның саны кимеми?

- Минем соңгы арада соранучы балаларны алай күргәнем юк. Андый балалар бүгенге көндә бик күп дип әйтмәс идем. Соранучы баланы күргән кеше аның белән үзе дә сөйләшә ала, асылда андый балалар белән полиция хезмәткәрләре сөйләшә. Бездә вакытлыча тоту үзәге дә бар. Балаларны юып, ашатып-эчертеп, киендерүче органнар да бар. Андый балалар белән эшләргә кирәк. Соңыннан аның ата-аналары табылачак, алар белән дә эшләр алып барылачак. Бәлки эш монда ата-аналардадыр, бәлки баланың шулай йөргәнен ата-ана белмидәдер. Бу мәсьәләдә һәр очрак әдәпле һәм акыллы карар таләп итә.

- Күршедә төрмәдә утырып чыккан педофил яши. Ул элек сексуаль характердагы гамәлләр кылган өчен хөкем ителгән булган. Ул әле дә еш кына балалар күп җыела торган җирдә йөри. Ул педофилның минем балага карап торганын күргәнем бар. Миңа үз баламны ничек сакларга?

- Сез торган җирдә ул кеше турында белергә тиешләр. Әгәр дә сезне бу кешенең тәртибендә нәрсәдер борчый икән, сез полициягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бездән теләсә кайсы сорау белән ярдәм сорарга була, анысы инде билгеле. Без башка органнарны алмаштырмыйбыз. Әмма ярдәм кирәк булса, булышабыз. Әйе, шундый очрак булганы бар. Элек төрмәдә утырып чыккан кеше тагын баланы көчләде. Ул кеше турында яңа күчеп килгән җиргә нигәдер мәгълүмат бирелмәгән һәм ул кеше, бер әбигә яшәргә кереп, аның оныкларын көчләгән. Шуңа бу мәсьәләне гел-гел һәм һәр төбәктә контрольдә тотарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100