news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисовага инстачы: «Баш төзәтергә киләм»

Җырчы табигать кочагында төшкән фотолар куйган.

news_top
Гүзәл Идрисовага инстачы: «Баш төзәтергә киләм»
Салават Камалетдинов

Җырчы, Илназ Баһның хатыны һәм өч малайның әнисе Гүзәл Идрисова башы авыртуы табигатькә чыккач бетүе турында язган.

«Табигатьнең шифасы бик көчле. Көн салкынайту сәбәпле, бүген иртүк башым авырта иде. Кан басымы төшкән, ахры. Берничә сәгать аланда йөреп, авырту да басылды. Мөмкин булса, урманга, болынга чыгыгыз, бернинди чир дә ябышмас», — дип язган җырчы фото янына.

Инстачылар арасында Гүзәл янына «баш төзәтергә» килергә теләүчеләр табылган.

Җырчы гаиләнең виртуаль дуслары изге теләкләрен комментарийга язып калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар