Гүзәл Идрисовадан сарымсак угын маринадлау рецепты
«Тәмле, әчкелтем була. Хәтта балалар да ярата», — дип язган җырчы.
Сарымсак укларын юарга һәм турарга кирәк. Суда 10-15 минуп пешереп алырга, артык пешермәгез.
Маринад өчен: 1 литр су, 1 стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 стакан аш серкәсе.
Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә кирәк. Аннары банкаларга сарымсак укларын салырга һәм кайнар маринад агызып, капкач белән каплап куярга.
Бәрәңге боламыгы, карабодай, макарон һ.б. белән бик тәмле булачак.