news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисова - Баһтан ипи рецепты

Ипи кетердәп торачак.

news_top
Гүзәл Идрисова - Баһтан ипи рецепты
https://www.instagram.com/guzelbah/

Җырчы Гүзәл Идрисова - Баһны апасы бик тәмле, кетердәп тора торган ипи пешерергә өйрәткән. Җырчы үз сәхифәсендә рецепт белән уртаклашкан.

1. 11 грамм коры чүпрәне 1 чәй кашыгы шикәр комы, әз генә җылымса су салып җебетәсе, аннары тагын 700 мл җылы су өстәп, чамалап он салып 2-3 сәгатькә җылы урынга кабарырга куясы. Камыр 1-2 тапкыр кабарып төшәргә тиеш.

2. 0,5 аш кашыгы тоз, 2-3 стакан он, якынча 500 мл җылы су салып кул белән изәбез.

3. Майланган җылы табага яртылаш камырны салабыз, һәм газ өстендә бераз кабартып торабыз.

4. Духовкада якынча 40-60 мин пешерәбез.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар