Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Әхмәтова үзе турында гайбәт тараткан артистның кем икәнен белгән

Бу турыда Гүзәл инстаграмда сторисларында сөйләгән. Кыскасы, ул үзе хакындагы ялган фактларны ишетеп түгел, ә менә ул нахак сүзләрне кем язганын белгәч шок кичергән.

news_top_970_100
Гүзәл Әхмәтова үзе турында гайбәт тараткан артистның кем икәнен белгән
https://www.instagram.com/guzelahmetova_official/

«Сәлам, дуслар! Беләсезме нәрсә әйтәсем килгән иде: хәзер күп кенә ялган аккаунтлар барлыкка килде бит инде, име, «псевдоаккаунт»лар дим мин аларны. Ягъни үзләренең чын исеме белән түгел, ә башка исем белән ачылган битләр. Шундыйларның берсе минем турында төрле гайбәтләр язган булган икән. Миңа моны дусларым җибәрде. Үзем күрмәгән дә идем (андый әйберләр белән кызыксынганым юк). Бу кеше шәхси тормышым турында фактлар язган, имеш. Берәрсе дөрес булса, мин инде бер сүз дә әйтмәс идем. Әллә нинди тозсыз, тузга язмаган әйберләр язган бит. Анысы да шуның гына хәтле! Бу кешенең кем икәнен ачыклагач, җәмәгать, миңа шок булды, шаккаттым… Безнең коллега, безнең белән бергә эшләгән кеше!.. Әллә нәрсә булганда да, мин ул артист турында шулай уйлый алмас идем…

Бу кеше мине генә түгел, башка артистларны да чәйнәп, төрле ямьсез сүзләр язып утыручы икән. Инде хәзер сорау туа… Ул аннан нинди ямь, тәм таба? Ник кирәк ул аңа? Шундый кешеләр әзрәк булсын иде. Нахак сүзләр белән шушы матур тормышны пычратмасыннар, кешеләрне хурламасыннар иде. Өч көнлек дөньяда мәрхәмәтлерәк булыйк әле.

Син мине ишетерсең дип өметләнәм, шәт, бу эшеңә нокта куярсың…» — дип сөйләгән Гүзәл.

Ә артистлар турында кемнең шулай гайбәт таратып ятуын төгәл әйтмәгән, сер чишелмәгән. Без капчыкта ятмый, диләр. Капчык кайчан да булса бер тишелер әле…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100