Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Әхмәтова Элвин Грей хакында: “Ниһаять, подвалдан чыгып үзен күрсәтә алды”

“Саубулыгыз, ак каеннар” җырын башкарган җырчы кызны күпләр хәтерлидер. Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова шул җыры белән тамашачы мәхәббәтен яулап, тиз арада халык күңеленә кереп калды. Берникадәр вакыт югалып торганнан соң, җырчы янәдән сәхнәдә. 

news_top_970_100
Гүзәл Әхмәтова Элвин Грей хакында: “Ниһаять, подвалдан чыгып үзен күрсәтә алды”
- Берникадәр вакыт югалып тордым, бу адымны үзем дә аңлый алмадым. Ничектер күңел халәтем шулай таләп итте. Бик күп гастрольләр белән йөргәннән соң ял итәргә кирәк булуын аңладым. Өч ел буе бертуктаусыз эшләгәнмен, шуның өчен бераз тәнәфес ясадым. “Уф, бераз гына туктап тор. Нигә шулкадәр ашыгырга?” – дидем үземә. Клиплар да төшермәдем, җырлар да яздырмадым. Мондый ял бары тик файдага гына булды. Кыз бәби алып кайтты, Аллаһыга мең Шөкер. Хәзер яңа хисләр, көчләр белән иҗат итәм. Бүгенге көндә җырчы Илшат Яппаров белән бергә хезмәттәшлек итәбез, - диде җырчы.



Гүзәл Әхмәтова Элвин Грей белән ни дәрәҗәдә таныш булуы хакында да сөйләде.

- Элвин Грейны бик нык хөрмәт итәм, булдыклы егет. Без күптәннән таныш. Заманында аның студиясенә җырлар яздырырга йөрдем. Бер кечкенә генә подвалда утыра иде ул. Мин аның өчен бик шат, шулай алга китүе күпләр өчен үрнәк булсын. Ниһаять, ул подвалдан чыгып үзен күрсәтә алды. Урында утырып кына бернәрсә дә эшләп булмый шул. “Тамчы тама-тама таш тишә”, - диләр бит. Үзенең тырышлыгы аркасында нинди дәрәҗәгә күтәрелде.

- Гүзәл, бүгенге көндә тулы заллар җыю авырмы соң?

- Һәр җырчының үз вакыты, йолдызлы сәгате була. Берәүгә дә сер түгел, танылган артистларга халык күбрәк йөри. Җырчылар күп, сайлау мөмкинлеге шактый зур. Әлбәттә, мондый күренеш куркыта. Тормыш үзгәрә, замана алга атлый. Концертларда тамашачыга шоу оештырырга кирәк, болай гына чыгып җырлауны алар кабул итми. Социаль челтәрләрнең йогынтысы бик зур, аның нәтиҗәсендә тамашачы концертка йөрүдән туярга мөмкин. Бүгенге көндә баянга кушылып җырлап кына берәүне дә таң калдырып булмый. Барысы өчен дә әйтмим, тамашачыларның да төрлесе була бит.

- Башкортстан тамашачысы белән Татарстанныкы аерыламы?

- Әлбәттә, аерыла. Казан тамашачысы ул бик иркә, концертлардан туеп киткән. Шуның өчен алар сайланып кына йөриләр дә инде. Игътибар иткәнем бар, күбесе өстән генә карап утыра. Сиңа бәя бирәләр. Башкорстанда халык концертларга сусаган, үзләренең хисләрен яшермиләр.

- Эстрадага яңа гына аяк баскан артистларга нинди киңәшләр бирәсең?

- Яңа гына эстрадага аяк баскан яшь башкаручылар башка артистларны кабатламасын, үз тавышларын тапсыннар иде. Олы яшьтәге җырчыларга ошарга тырышучылар бар. “Бу җырны шул җырчы башкара, бу аның тавышы бит”, - дип әйтерлек булырга тиеш. Үз тавышы булган очракта гына җырчы исемен таныта, югары дәрәҗәгә күтәрә ала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100