Гүзәл Әхмәтова: «Бәхеткә вакыт калмады»
Җырчы тамашачысын өр-яңа җыр белән куандырган.
Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Бәхеткә вакыт калмады» дип атала.
Җырның сүзләрен Сания Гомәрова, көен Хәмит Мәткәримов иҗат иткән. Аранжировканы җырчы Раил Өметбаев ясаган.
Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.