Гүзәл Гарәфиева инстаграмдагы сәхифәсендә «Иреннәрең синең алдамый» дигән җырын тәкъдим иткән.
«Яңа җырым йөрәгегезгә үтеп керер дип ышанам», — дип язган ул.
«Иреннәрең синең алдамый» җырының сүзләрен Илшат Гыйниятуллин язган, ә көен Марат Мухин иҗат иткән.
Яшь җырчының виртуаль дуслары матур теләкләр язып калдырган.