Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әгәр татар булмасаң, кем булырсың?» - татарның беренче стратегиясен кем язган?

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдиновның Яндекс-Дзендагы «Татарский мир» каналында чыккан язмасын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Әгәр татар булмасаң, кем булырсың?» - татарның беренче стратегиясен кем язган?
zen.yandex.ru, "Татарский мир" каналы

Милләт җыенында яңа гына кабул ителгән стратегия тирәсендә инде күп шау-шу күтәрелде. Әлбәттә, әлеге документ камил түгелдер, чөнки ул күктән иңмәгән, аны бары тик кешеләр генә язган. Шулай да, аны тәнкыйтьләүчеләр бу документны укып чыкканнар микән соң? Югыйсә, 10 битлек текстны укырга әллә ни вакыт та кирәк түгел. Стратегиягә керми калган әйберләр дә күп булырга мөмкин, әмма текстта урын алганнарына кем генә каршы чыгар икән? Шуларга күз салыйк әле.

Әйе, стратегия зур түгел һәм ул бик күләмле булырга тиеш тә түгелдер. Чөнки ул галимнәр, академиклар яисә башка зыялылар өчен генә түгел, беренче чиратта бөтен халык өчен атап язылган. Һәрбер кешегә барып җитәрлек булсын дисәң, бәлки берничә бит тә җитәдер. Хәер, 200 битлек булса, кимчелекләр генә эзләүчеләр: «Моны кем генә укып чыгар икән?!» — дип кычкырырлар иде. Асылда, эш күләмдә түгел, җисемдә. Югыйсә, татарларның иң беренче стратегиясен Шиһабетдин Мәрҗани бары берничә җөмләдә әйтеп биргән:

«Халкыбызның кайсыберләре… аларны кимсетү, мәсхәрәләү урынында «татар» дип әйтүләреннән татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып, без татар түгел, мөселман дип тавыш-җәнҗал чыгаралар… И мескин! Әгәр дә синең «мөселман“нан башка бер исемеңне алар белмәсә иде, сине, әлбәттә, «мөселман» дип нәфрәт иткән булырлар иде. Татар булмасаң, гарәп, таҗик һәм нугай түгел, кытай, рус, француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың?»

Әйе, Мәрҗани меңләгән битле гыйльми хезмәтләр, китаплар язган, әмма гади халыкка аларның никадәр өлеше барып җитте икән? Әлегәчә хәтта галимнәребезнең дә Мәрҗани мирасын тулысынча өйрәнеп чыга алганнары юк әле. Халык күңеленә менә шундый шигарь формасындагы, төп фикерне җиткергән, кристаллашкан сүзләр үтеп керә һәм уелып кала да. Билгеле, вәгазьне ике сәгать тә, күбрәк тә сөйләп була, тик бу халыкны алҗытыр гына иде; җитди, төп фикерне бер-ике җөмләгә сыйдырып аңлата алырлык булмасаң, сүз боткасы пешереп ятуның ни мәгънәсе бар?!

Шул үткен, уйланылган сүзләре белән Мәрҗани татарның Милли концепциясенә, Милли идеологиясенә нигез салды да. Һәм, әлбәттә, әлеге концепциягә нигезләнгән милли тарихны язарга алынды, чөнки ул халыкның үзаңы, аның киләчәген билгеләү өчен «тарих вә нәсел-нәсәпләрне өйрәнү”не кирәк дип санаган.

Әлеге яңа стратегия дә милли үзаңның нигезен безнең бай тарихи-мәдәни байлыгыбызда күрә.

Мәрҗани дә, яңа стратегия дә мәгариф үсешенә зур әһәмият бирәләр. Чөнки мәгариф — ул милләтнең бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә. Нинди белем алу белән кешенең бу тормышта ни рәвешле яшәве билгеләнсә, киләчәк буыннар өчен тупланган гыйлем, мирас милләтнең ничек дәвам итәчәгенә нигез була.

Татар галиме һәм мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин: «Һәрбер кеше вә һәрбер кавем вә милләтнең бәхетле булуларына баш сәбәп — гыйлемдер», — дигән. Милли мәгариф татарның татар булып сакланып калуында зур әһәмияткә ия булган, ата-бабаларыбызның тәрбияви карашларын буыннан-буынга җиткереп килгән.

Мәгариф системабызны торгызу һәм үстерү бөтен милләт эше булырга тиеш: монда укытучылар, иганәчеләр, галимнәр белән беррәттән, әти-әниләребезнең дә роле зур, чөнки мәктәптә уку предметы буларак балаларыбызның туган телен нәкъ менә алар сайлыйлар, әти-әниләрнең: «Безнең балаларыбызга милли тарих, милли мәдәният, туган тел һәм әдәбият кирәк», — дип әйтергә хаклары һәм хокуклары бар!

Лев Толстой: «Мин татар теленнән имтиханны «5“легә бирдем, ә синең балаң бирәме?» — дигән.

Революциягә кадәр татар мәгариф системасын татарлар үзләре мөстәкыйль рәвештә төзегәннәр һәм үстергәннәр, бу тәҗрибәне онытмаска кирәк. Татар мәктәп-мәдрәсәләрен тотарга хөкүмәт ярдәм итмәгән, һәрбер ата-ана балам белем алсын, кеше булсын дип тырышкан, соңгы тиенен баласына белем бирүгә тоткан. Татар байлары, иганәчеләр милли мәгарифебез үсешенә ярдәм итүне үзләренең изге бурычы санаганнар, мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзеткәннәр, аларны укытучылар, дәреслекләр белән тәэмин иткәннәр. Милләтебез алга китсен, киләчәге матур, имин булсын дип тырышкан могътәбәр затларыбыз өметле, сәләтле яшьләребезне чит илләргә җибәреп укытканнар, үзләренә керткән акчаларын кире кайтаруларын таләп итмәгәннәр. Шуңа да Октябрь революциясенә кадәр татарлар укый-яза белү дәрәҗәсе югары булу белән күп милләтләрдән аерылып торганнар.

Шунысы куанычлы: безнең халкыбызда гыйлемгә омтылыш әле дә көчле. Әти-әниләребез балаларын Россиядәге һәм чит илләрдәге иң яхшы уку йортларында укытырга омтылалар, моның өчен чараларын табалар. Тик шуны һәрчак истә тотсак икән: бала кайда гына укыса да, милли хисләр сүрелмәскә тиеш, Мәскәүдә укыйм дип туган телеңне оныту һич кенә дә ярый торган эш түгел! Чит илләрдә гыйлем эстәгән балаларыбыз, ХХ гасыр башында Европада, Америкада укыган татар шәкертләре кебек үк, «Белем алыйм да, шуны милләтем мәнфәгатьләрендә файдаланыйм», дип Ватаныбызга ашыксыннар иде. Үз халкыңа, үз милләтеңә хезмәт итүдән дә мәртәбәлерәк, дәрәҗәлерәк һәм саваплырак эш бар микән! Читтә калсалар да, анда да татар булып, татар милләтенең бер вәкиле булып яшәсәләр, чит илләрдә дә татар мохитен тудырып, үз Ватаннары, үз халкы өчен дә тырышсалар иде…

Гыйльман ахунның Истанбул университетында белем алган улы Фатихка язган хатында шундый юллар бар:

«Углым, мин сине гыйлем алып кеше булыр өчен, ерак җирләргә җибәрдем. Киләчәктә милләтеңә файдалы булуыңны телим. Сине җибәрүем байлыгым артыклыктан түгел. Янымда синнән башка биш балам һәм карт атам бар. Шуларның өлешеннән аерып, сиңа кирәклек җибәреп торам. Безне шатландырырлык, киләчәктә халкыңа үз эшең, гыйлемең белән файда китереп, илгә йолдыз төсле якты биреп торырлык угыл булып кайтуыңны телибез».

Ата сүзе үзенекен итә: Төркиядә белем алган егет татар дөньясында күренекле мәгърифәтче, нашир һәм педагог Фатих Кәрими буларак танылу алды.

Татар мәгарифе мөмкин кадәр күптөрле булырга тиеш — дәүләт карамагындагы мәктәпләр, дини уку йортлары (балаларыбызны шунда да белем алырга йөртик — югыйсә, татарлар ачкан мәчет-мәдрәсәләргә Урта Азиядән килгән мигрантлар гына йөриячәк), шәхси балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә булсын.

Стратегия — конкрет рәвештә билгеләнгән эш-гамәлләр программасы түгел, моның өчен махсус әзерләнгән документ — Татар үзаңын саклау дәүләт программасы бар, анда аны тормышка ашыру өчен билгеләнгән чаралар һәм кирәкле акчалар каралган. Стратегия — туры юлны, дөрес кыйбланы күрсәтүче бер өлге, этәргеч бирүче көчтер. Алга таба стратегиянең һәрбер пункты буенча юл карталары, методик тәкъдимнәр һ.б. документлар әзерләнер. Тик бүген шуны хәл итәргә кирәк: без үзебез бу стратегиянең асылы белән килешәбезме?

Стратегиядә каралган төп мәсьәләләрдән — телне саклау һәм үстерү, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләребезне саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү һ.б.га кем генә каршы килер икән? Һәрбер татар кешесен борчыган һәм борчырга тиешле проблемалар шулар түгелме?

1) Милли-мәдәни мирасыбызның кадерен белү һәм саклау тиешме?

2) Туган телебезне саклау — ничек уйлыйсыз, кирәкме?

3) Татарлар әйткәнчә, «иманыңа каршы килмәү» — әйтегез, кем килешми халкыбызның бу гыйбарәсе белән?

4) Халкыбызның милли моңын саклау — монысына кем каршы?

5) Күп гасырлар дәвамында формалашкан, ата-бабаларыбыздан, буыннар аша килеп ирешкән гаилә гореф-гадәтләрен онытмау, шулар нигезендә яшәргә омтылу — бу начармы?

6) Мәгърифәт-белемгә омтылу — кирәкме, юкмы?

7) Һәрчак алга омтылу, заман белән беррәттән атларга тырышу — монысына каршы килүче, шәт, булмас.

«Безнең илебез ямьле, суыбыз тәмле, халкыбыз җанлыдыр!» — дигән Гаяз Исхакый.

Әгәр дә бу нигез ныклы булмый икән, тагын башка нинди чаралар ярдәм итәр икән? Димәк, стратегия татар халкын милләтебез алдында торган төп максатлар тирәсендә тупларга тиеш.

Һәркем кабул итәрлек, риза булырлык фикерләр, максатлар гына халыкны туплап, милләтебезне бер юнәлештә алга алып барырга лаеклы. «Телдә, фикердә, эштә берлек!» — алга бару өчен менә нәрсә кирәк бүген безгә!

Гаспралы Казанда аның газета чыгару планын хуплаган һәм хәер-фатихасын биргән бары тик бер кешене генә тапкан — ул да булса Мәрҗани хәзрәт.

Стратегия дәүләт өчен генә түгел, халык өчен язылды, бүген дәүләткә генә таянып, аннан гына ярдәм көтү заманалары бетте… «Алма пеш — авызга төш» — дип, кемнәндер көтеп, өметләнеп ятарга тиеш түгелбез! Без үзебез эшләргә, ниндидер эш-гамәлләр эзләргә, үзебез булдырырга тиешбез.

Әлбәттә, Татарстан үз өлешен кертә барыр, әмма Милләтне саклау һәм үстерү бөтен халыкның эшенә әверелмәсә, бернинди читтән эшләнгән гамәл-чаралар да ярдәм итмәс.

Яңа стратегия нигезендә һәрбер кеше, һәрбер ата-ана, укытучылар, зыялылар, дин әһелләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр үз юнәлешендә эш алып барырга, үзләре булдыра алганча, үз кулларыннан, хәлләреннән килгәнчә эшләргә тиеш.

Ә син милләтең өчен ни эшләдең? Фото: https://ru.dreamstime.com

Эшнең беренче чиратта гаиләдән башланырга тиешлеге бәхәссез, чөнки милли тәрбия, милли рух — гаиләдә салына. Балаң белән татарча сөйләшәсең, аңа милли тәрбия биреп, иманлы итеп тәрбияләргә тырышасың, моның өчен нинди булса эш-гамәл кыласың икән, бу синең милләт алдында торган беренче үтәлгән бурычың булыр.

Тәнкыйть итү эшләүгә караганда җиңелрәк, әлбәттә. Ләкин стратегиянең җитешсез якларын эзләгәндә, һәрберебез иң башта: «Мин үзем татар халкын саклап, аның телен, мәдәниятен үстерү өчен шундый-шундый эшләр башкарам», — дип, берничәсен булса да әйтә алырга тиеш.

Бүгенге авыр заманда һәр сүзне уйлап, үлчәп әйтә белү зарур: «Үз сүзләрем белән мин халкыбызга таркаулык китермимме, үзара дошманлык тудырмыйммы, аның күңеленә вәсвәсә салмыйммы?»

Бу урында Риза Фәхретдиннең сүзләре искә төшә: «Халкыңа каршы эш кылма, халкыңа каршы сүз әйтмә!»

Элек халык алдында үз өстеңә йөкләмәләр алу, ярышу (соцсоревнование) гадәте бар иде. Бүген дә шул традицияне бераз үзгәртеп куллану мөмкин булмасмы? Ягъни һәр татар кешесе үз-үзенә: «Мин татар халкы өчен ни эшләдем? Һәм ни эшләячәкмен? (гаиләдә, эш урынында, ишек алдында һ.б.)» кебек сорауларны бирсә һәм аларга җавап бирә алса, мәсьәләне хәл итүгә бер адым булыр иде. Ләкин бу буш сүз уйнату, ярышу гына булып калырга тиеш түгел, бәлки иң яхшы, файдалы тәҗрибәләрне уртаклашу формасында булырга тиеш.

Кеше эшләгәнне тәнкыйтьләү бик җиңел эш ул, ә менә эшне үзеңнән башлау, үз өстеңә бурыч алып, максат куеп, шул максатка ирешү авыр, әмма шулай да һич үтәлмәслек түгел. Бары тик шулай гына ниндидер файдалы нәтиҗәгә килеп булыр иде.

Без үзебезне аерым шәхесләр генә түгел, бердәм, бер милләт, бердәм җәмгыять әгъзалары дип хис итәргә өйрәнергә тиешбез. Бу бердәмлек бөтен баскычларда булырга тиеш — гаиләдән, мәхәлләдән алып, республика һәм бөтен халкыбыз дәрәҗәсенә кадәр барырга тиеш ул…

Кеннеди заманында әйткән:

«Газиз ватандашларым, илегез сезнең өчен ниләр эшләр дип сорамагыз, ә үзегез илегез өчен нәрсә эшли алам дип сорагыз. Кадерле дөнья кешеләре, безнең илебез сезнең өчен ниләр эшли алыр дип сорамагыз, ә без барыбыз бергәләп кеше иреге өчен ниләр эшли алабыз дип сорагыз».

Безгә дә сорарга вакыт җитте. Без бергә халкыбыз һәм илебез иминлегенә һәм алгарышына ниләр эшли алабыз?

Татар халкының киләчәге һәрберебездән тора, туганнар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100