Гүр сәдакасы кайда бирелә: юган җирдәме, күмгәндәме?
Якыннарын югалтканда кеше, бер яктан, кайгыра, икенче яктан, мәетне озатканда башкарылырга тиешле эшләрне уйларлык хәлдә булмый. Гүр сәдакасы кемгә, кайда бирелергә тиеш — кешеләр еш кына әлеге мәсьәләгә ачыклык кертә алмый.
Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге мәсьәләне түбәндәгечә хәл итәргә кушкан:
«Кайда теләсәгез, шунда бирәсез. Сезнең ихтыярда. Бер җирдә бирсәгез — җиткән. Әмма бу шәригатьтә булган эш түгел. Кешеләр уйлап чыгарган, керткән нәрсә генә. Зиратларда агач утырту, хәтта зират эченнән черегән агачларны, чардуган калдыкларын читкә чыгарып яндыруны тыю — боларны шәригать кануны дип санаучылар бар. Югыйсә, моңа шәригатьнең бернинди катнашы юк».