Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгәр дә Роспотребнадзор булсам…

Дистанцияне сакламыйлар, маскалар кимиләр, температура тикшерә торган приборлар дөрес эшләми, ә «таҗлы» кешеләр артканга аптырыйбыз.

news_top_970_100
Әгәр дә Роспотребнадзор булсам…

«Минем корсагым зур, баштан үлчәгез»

Шулай бер көнне «Ялкын» журналы белән кибетләрдә кешеләрнең дистанция саклыйлармы, юкмы икәнен ачыкларга чыгып киттем. Үземне бер мәлгә Роспотребнадзор вәкиле итеп хис иттем. Вакыты шундый булдымы, кешеләр кибетләрдә сирәк иде. Беренче кибеттә мин метрны алгач, әбиләр тиешенчә, идәндәге махсус түгәрәкләргә бастылар - саклыйлар! Мәскәү районы кибетләрендә күбесенчә дистанция саклыйлар, дигән фикергә килдем. Камыр ризыклары пешерү йортларында минем: «Ник дистанция сакламыйсыз?» — дигән соравымны ишетмәгән булып кыландылар һәм бер-берсенә тыгыз басып торуларын дәвам иттеләр. Бер караганда, урыны да кечкенә, тиешле сызыклар да юк иде. Кешеләрнең җавапсызлыгы булдымы, әллә хуҗаларныкымы?

Кечкенә кибетләрдә күбесенчә социаль дистанцияне сакладылар дип нәтиҗә ясадым да, «Ашан» гипермаркетына таба юл тоттым. Бер апага: «Ник дистанция сакламыйсыз?» — дип белдергән идем, ул миңа дорфа гына: «Ә-ә-ә, монда мин генә сакламыйм, име?!» — дип җавап кайтарды. «Ярар, апа, үзегезне куркыныч астына куясыз бит», — дип җавап бирдем дә икенче кешеләргә «бәйләнергә» киттем. Күз белән генә чамалап, бер абыйның Роспотребнадзор кагыйдәсен бозганын күрдем дә, каршында метрны алып: «Монда метр ярым юк» — дип әйттем. Дөресен генә әйткәндә, беренче очрактагы кебек конфликт көткән идем, тик бу абый миңа: «Минем корсагым зур, баштан үлчәгез» — дип җавап кайтарды! Ә минем җитди йөземдә шул ук минутта елмаю барлыкка килде һәм көлеп җибәрдем. Шуның белән әңгәмә тәмамланды, ә мәзәк барлыкка килде.

Шулай ук тагын бер абыйга килеп әйткән идем, аннан алда торган әби бер адым алга атлады да дистанция сакланып калды. Ә бер егет, киресенчә, минем метрны күргәч, курка-курка тиз генә тиешенчә басты. Хәзер күз алдына китерегез, әгәр дә мин Роспотребнадзор киеменнән йөрсәм ни булыр иде…

Экспериментның иң югары ноктасы

Совет районындагы кибетләрендә дә йөрергә насыйп булды. Бу эскпериментның иң югары ноктасы әрмән халкының вәкиле белән кибетне яңгыратып кычкырышу булды. Татарча сөйләшә башлаган идем, ул мине аңламагач, автомат рәвештә рус теленә күчәргә туры килде. Маска белән булгач, шунысы авыр, кешене танып булмый. Бу абзый башта миңа мәхәббәт аңлатты, соңыннан миңа кулларын сузып, үзен алып китеп штраф сугарга кушты, тик дистанцияне сакламады. Кыскасы, эксперимент бик кызу булды.

Үзем белән булган кызык мисал да китерәсем килә. «Перекресток» кибетендә кассага чиратта тиешенчә дистанция саклап басып торганда, минем алдыма бер апа кереп китмәсенме! Беренчедән, минем чиратымны бозды, икенчедән, дистанция дигән нәрсә юк та юк инде. Бу күренештән бер генә нәтиҗә ясап була: дистанция саклау гадәте әле кермәгән безнең Казаныбызга. Иң мөһиме: кешеләргә тиз генә, чират тормыйча кибеттән чыгып китәргә!

Температура тикшерә торган приборлар дөрес эшләми

Икенче проблема — ул маскалар. Киябез-киябез дисез, җәмагать транспортында битлексез бер-ике кеше барыбер табыла. Андыйларны кондукторлар кияргә мәҗбүр итәләр. Ярар, маска кимәгән кеше курыкмыйдыр, ул үзе куркыныч тудыра бит! Иң ачуны чыгара торган әйбер беләсезме нәрсә? Борынны капламау! Ул масканы авызны каплау өчен киеп йөрмиләр бит инде. Сулыш юлларын сакларга кирәк, ник кешеләр шундый гади кагыйдәләрне аңламый икән? Ник гел бу турыда искә төшереп торырга кирәк?

«Парк Хаус»тан чыгып барганда, каравылчы белән бер егетнең конфликтына юлыктым. Бу егетнең үзе белән маскасы юк иде. Тегеләй-болай кереп китәргә тырышты бу мескен, каравылчы гына үткәрмәде бит! Респект, сезгә, абый!

Ишек төбендә гел температураны тикшергән кыяфәт ясыйлар. Ул электрон приборлар тиешенчә эшләми дип саныйм. Кешенең температурасы 34 градус була аламыни? Минем югары уку йортында да үлчиләр. Без бер-беребезгә шаярып: «Мин бу температура белән күптән күкләрдә булырга тиеш түгелме?» — дибез. Үземнең температура 38 градус булганда, бу прибор 35 дип күрсәтте. Гел «показуха»га чыгып кала түгелме соң бу гамәлләр?

Мин Роспотребназор вәкиле булсам, әллә кайчан бар Казанга күптән штраф салып бетерер идем. Тик Рәзилә Роспотребнадзорда эшләми, штраф салынмый, коронавирус белән хәл әлегә тотрыклы, шуңа күз йомып торыйк инде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100