Әгәр белгән булсаң… (Кәрим Кара)
Кызлар кыланчык була. Танауларын күккә чөяләр. Үзләрен әллә кемгә куялар, авыз ачып бер сүз әйтергә теләмиләр, ялындыралар, кыскасы.
Әмма егетләр арасында да шундыйлар очраштыргалый. Менә Зилә белән Харис бер класста укыдылар. Өлкәнрәк классларга җиткәч, кыз үлеп гашыйк булды шул Хариска. Әллә кем түгел иде үсмер. Укуы дисәң укуы юк. Икеле белән өчле арасында сөйрәлеп йөрде шунда. Көч-куәте чамалы булды. Спорт ярышларында алга чыкканы юк иде. Кызларны авызына каратырлык җор телле дә түгел иде ичмасам. Уртача егет иде. Әмма менә Зиләнең һушын алды инде. Тәнәфес саен Харис тирәсендә уралды Зилә, өй эшләрен күчертте, ручка, линейка ише нәрсәләрне икешәрне йөртте, тәмлекәйләр белән сыйлады тегене.
Яхшылыкка адәм баласы тиз өйрәнә бит ул. Кызның кайгыртуларын шулай тиешле төсле кабул итте Харис. Әле вакытында ярдәм күрми торса, ачуланырга күп сорап тормады.
Мәктәпне укып чыккач, икәүләшеп район үзәгендәге СПТУга барып керделәр алар. Зилә сатучылыкка укыды, Харис механизатор һөнәрен сайлады. Егетнең ике ел армиядә йөреп кайтканын көтеп алды Зилә. Хәтта ялган сүзләр булмасын дип, клубка кино-танцыларга да йөрмәде. Көн саен диярлек табак-табак хатлар язды сөйгәненә. Авыл халкы боларны бер пар итеп күзаллый башлаган иде инде. Әти-әниләре дә хас кода-кодагыйлар төсле аралаштылар.
Гел бергә йөрсәләр дә, ни хәл, Харис Зиләгә өйләнергә ашыкмады. Кыз аңа кино-концертларга билетлар ташыды, һәр бәйрәм саен кыйммәтле бүләкләр бүләк итте, тегенең һәр сүзен аулап, авызына гына карап торды. Харисның кызга берәр бүләк алганы булдымы икән? Юктыр, юктыр… Иптәшләре арасында:
— Тәмам ялыктым шул Зиләдән. Аяк атларга ирек бирми, һәр адымымны каравыллап тора. Һич тә күңелем ятмый шуңа, — дип сөйләнгәннәрен изге күңелле бәндәләр кызга җиткерделәр. Эчтән ниләр уйлагандыр, әмма тыштан сер бирмәгән булды Зилә:
— Шаяруы шулай аның. Минем өчен утка керергә дә әзер ул, — дигән булды.
Йөри-йөри өйләнешерләр иде алар. Авылда башка кызны карата алмас иде Харис. Ә кайдадыр читкә таяк белән куалап та чыгарып җибәреп булмас иде аны. Читкә чыгып яшәрлек, тамыр җибәрерлек рәте юк иде егетнең. Тик язмаган икән аларга бергә булырга.
Бердәнбер көнне Зиләнең күрше авылдагы туганнары боларны парлап кунакка чакырдылар. Әйткәндәй, егетне үз итеп, бер кунактан да калдырмый торганнар иде. Бу юлы да Харис бер сүздән ризалашты. Киенеп-ясанып, кичкә таба Харисның әтисеннән калган «Урал» мотоциклында кузгалып киттеләр яшьләр.
Зиләне яраткан туганнары кунакларны түргә утырттылар, яннарында бөтерелеп кенә йөрделәр. Дөресен генә әйткәндә, аларга булачак кияү бик үк ошап җитми иде. Уты чыгып тормый, үшән генә бер нәрсә. Ярар инде, Зилә аны сайлагач, йөз җыерып торып булмый.
Җәйге матур кич иде. Ишек алдында казан астылар, музыка чыгарып тоташтырдылар, өстәлне дә алмагач төбенә әзерләделәр.
Уен-көлке белән вакыт сизелми дә үтте. Харис кына чамасызрак кыланды. Алдындагы чәркәне салган саен төп күтәрә эчеп утырды, беренче йолдызлар күренгәли башлаганда нык кына киткән иде инде егетнең башына. Ишегалдына чыгып барысы алдында биегәндәй кыланган булды. Аның алпан-толпан басканнарына бар кунаклар рәхәтләнеп көлде. Шуңа холыксызлана башлады ул. Зиләнең беләгеннән кысып тотып сорау ала башлады.
— Нигә синең туганнарың миннән көлә? Нигә мәсхәрә итәләр алар мине? Нигә тиң күрмиләр? Мин алардан кимме? Син дә шуларның сыңары, — дип киреләнде, сабый балага әйләнде.
Төрлечә алдаштырып карады аны Зилә, тик исерекне ипкә салып кара син. Бу төнне туганнарда гына үткәрербез, иртәрәк кузгалып, иртән кайтырбыз дип килешкәннәр иде алар. Ара ерак түгел, кайтып кибетен ачарга өлгерергә тиеш иде Зилә. Хариска да ашыгасы түгел иде.
Көтмәгәндә Харис авылга кайтып китәм дип әтәчләнә башлады. Мондый хәлендә аны матайга утырту бик тә куркыныч иде. Барысы бу уйларыннан айнытырга теләделәр Харисны. Хуҗалар да, кунаклар да, Зилә дә төрлечә сөйләп карадылар. Алдына чыгып буламы ни эченә шәйтан кергән адәмнең? Кунаклардан берәү:
— Әйдәгез, машинамда гына алып барып куям үзегезне, — дип тәкъдим итеп карады. Аяк терәп карышты Харис.
— Мотоциклымны калдырмыйм. Үз мотоциклымда кайтам. Мин исерек түгел. Хәзер салкын су белән юынып алсам, очып чыгып бетә барысы, — дип һаман үзенекен сөйләде.Шулай әрепләшә торгач Зиләнең дә кискен фикере үзгәреп китте.
— Ярар, апа, ләх түгел ич. Әкрен генә кайтырбыз әле. Йөреп өйрәнгән юл. Бара-бара һушына килеп китәр, — дип сөйли башлады. Ә моның үз сәбәбе бар иде. Уңга-сулга ихата буйлап йөргәндә, Харис Зиләне читкәрәк тартып:
— Туры үзебезгә алып кайтам мин сине. Шушы төннән бергә яши башлыйбыз, — дип ызгынып куйды. Бу сүзләрне ишетергә өметен өзә башлаган кыз үзгәрде дә китте. Өйләнешергә күптән вакыт инде аларга. Күпме болай тагылышып йөрергә була? Әнә ахирәтләре бала багалар, гаилә тормышы белән яшиләр. Яше бара бит Зиләнең дә. Аннан соң, иртәгә нинди уй килер Харисының башына? Бүген әйткәннәренең нәкъ киресен сөйли башласа?
Чынлап та, аяк өстендә йөри торгач, өстәп салмагач, бертөрле Харис айнып киткәндәйрәк булды. Ходайга тапшырып, озаттылар Зиләләрне барысы. Бу вакытта инде ныклап караңгы төшә башлаган иде.
Харис авылдан чыкканда артык ашыкмаган төсле булды да, туры юлга чыккач, бар көченә акыртты матаен. Артында утырган Зилә ничек тә тыярга тырышты егетен.
—Ашыкма шул кадәр… каршыга машина килеп чыгар…әкренәйт бераз… — дип ялынды ул. Колагына да элмәде кисәтүләрне Харис, аның үз туксаны туксан иде.
Адәм баласының саклап йөрткән фәрештәсе була диләр. Әмма алар да билгеле бер чиккә кадәр генә канатларын җәяләр ахрысы. Шундый зур тизлектә ерак китә алмадылар кунаклар, авыр матай капланып юл читенә төшеп китте. Бите-башы кан булган Харис Зиләгә таба атлады, кинәт кенә акылына килеп киткән иде ул. Ә Зилә үз тәнендә авырту тоймады, бары ниндидер тимернең умыртка сөягенә бәрелеп киткәнен хәтерләп калды ул.
— Син исәнме, Зилә? — дип килеп кызга кагылды Харис. — Әйдә тор, матайны кабызып булмасмы?..
Әмма Зилә калкынырга талпынса да тәненең билдән түбән өлешен бөтенләй тоймады. Тыңлашмыйлар иде аны аяклары. Кызның авыр хәлдә икәнен аңлап алган Харисның тавышлары калтырады:
—Их-ма, зыянлы булмаса ярар иде инде. Тизрәк врачка эләгергә кирәк сиңа. Кара әле, Зилә, миңа утырып егылганыңны белсәләр, төрмәгә тыгып куялар минем башымны. Син, зинһар, мине арала инде. Үзем йөртеп карарга утырган идем, егылып төштем дип әйт сораган берсенә. Әйдә шулай итеп килешеп куйыйк алдан. Барысы да әйбәт булыр. Мин синең яхшылыгыңны онытмам. Гомер буе кулымда гына күтәреп йөртермен. Түлке мине гаепле калдырма. Әйдә, юлга таба күтәрелик әле. Берәр нәрсә уйларбыз, — дип хәрәкәтсез калган кызны күтәреп таш юл читенә чыгарып салды ул.
Бәхеткә каршы, алда килгән машинаның фаралары яктырып калды. Изге күңелле кешеләр икән. Эшнең нидә икәнен аңлагач, Харис белән Зиләне кире авылга алып киттеләр, больница каршына барып туктадылар.
Туганнары фаҗига хакында ишетеп, йөгереп килеп җиттеләр. Иртән иртүк Зиләне ашыгыч ярдәмдә район үзәгенә озаттылар. Харис машинага кысылып кереп Зиләнең колагына:
— Кичә сөйләшкән хакында онытма, кадерлем. Үз өстеңә ал гаепне. Ә мин сине көтәрмен. Барысы да яхшы булыр. Әгәр берни үзгәрмәсә дә мин синнән баш тарта торганым юк, — дип шыбырдарга өлгерде.
Казан врачлары да берни эшли алмадылар. Зиләнең умыртка сөяге зарарланган иде. Сөякләрне ямаштыргандай иттеләр итүен, әмма нерв җепселләре эштән чыккан иде инде. Ике-өч атна тотканнан соң кызны өенә кайтардылар. Урын өстендә хәрәкәтсез яткан кыз кырында бөтен авылдашлары булып киттеләр. Куркуга калган Харис та килде, ниләрдер сөйләп тынычландырырга тырышты кызны. Моңа кадәр берничә тапкыр хокук органнары Зиләдән сорау алганнар иде инде. Кыз нык торды, гел үз өстенә алды гаепне.
Сызланулардан ябыгып калган кыз көннәр буе урын өстендә аунады, я булмаса урындыкта тәрәзә кырына килеп урамны күзәтте. Башка төрле алыш-биреше калмаган иде аның дөнья белән.
Харис тагын бер-ике килеп күренде әле. Зиләдән гафу итүен сорап булашты, тормышын гарип кыз белән бәйли алмаячагын сөйләде.
Көз кергәч, Харис күрше авылдан кәләш алып кайтты. Зиләне бөтенләй онытып, гаилә тормышы белән яши башлады. Авылдашлары төрле карашта булды. Кайсылары Зиләне җәлләде, Хариска бәддога укыды. Бер ишеләре егетне дә аңларга була, ничек гарип кызга гомерен багышласын ул, диделәр.
Үткәннәр онытылды әкренләп. Харис җир җимертеп яшәп ята, ә Зилә тормышны тәрәзә аша гына күзәтә. Үлгәнче аягына баса алмас, дип фаразлыйлар врачлар.