Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гөнаһларның иң зурысы шул микән?» - Зәйнәб Фәрхетдиновага бүләк ясаганнар

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләсендә яңалык.

news_top_970_100
«Гөнаһларның иң зурысы шул микән?» - Зәйнәб Фәрхетдиновага бүләк ясаганнар
Салават Камалетдинов

«Кулыңа ал инде апа, мин тәти.

Эт яратасызмы? Көн белән төн буталды әле безнең. Эт бүләк иттеләр. Яңа режимга өйрәнәбез. Хәерле көннәр!» — дип язган җырчы.

«Мин этләрне күбрәк яратам. Песиләрне яратмыйм! Этләрне өйдә тотмас идем. Мәшәкате бик күп һәм зур җаваплылык»; «Балаларның хәйләсе! Рөхсәт булмагач, бүләк итеп алып кайтканнар», — дип яза инстачылар.

«Өстенә бастыгыз, шулайрак булды», — дигән җырчы.

«Зәйнәб, өйдә эт тоту зур гөнаһка керә», — дип кисәтү ясаган башка инстачы.

«Шулай диләр шул… Кем белә инде», — дип җавап кайтарган Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Гөнаһларның иң зурысы шул микән? Ярату гөнаһ микән?» — дип уйлана башлаган инстачылар.

«Нинди токымлы эт?» - дигән сорауга: «Джек расл терьер», — дип әйткән җырчы.

«Күзе нәкъ Зөфәрнеке», — дип шаярган инстачы да булган.

«Шулаймы? Алайса бик усал була инде», — дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100