“Гөнаһлар кичерелә, догалар кабул була“. Рәгаиб кичәсенең әһәмияте нәрсәдә?
Раҗәб аеның ике күркәм кичәсе бар: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Раҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче. Быел ул 7 март киченә туры килә. Бу Мөхәммәт (с.г.в.)нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминәнең никахлары булган көн. Рәгаиб - Аллаһ гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп биргән, догалар кабул ителә торган кичә.
Рәгаиб гарәп теленнән (рагйба сүзеннән) – “хыял”, “теләк” дигәнне аңлата. Дин әһелләре Рәгаиб кичендә киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләсенә, гаилә кыйммәтләренә игътибарны юнәлтергә кирәк булуын ассызыклый.
Бу көн вә кичәләрнең мөселманнар белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Шуның өчен аларның әһәмиятен өйрәнү аеруча мөһим гамәл булып тора. Бүгенге көндә күбебез Рәгаиб киченең мәгънәсен аңлап бетерми, аның ни өчен билгеләп үтелүе хакында да мәгълүматлар җитеп бетми.
Рәгаиб кичәсендә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла.
Мөхәммәт пәйгамбәргә Аллаһ үзенең рәхимлеген иңдергән, шуның өчен җир йөзенә чиксез күп фәрештәләр иңгән. Раҗәб аеның беренче җомга кичендә Пәйгамбәр, Аллаһка шөкер кылып ,12 рәкәгать нәфел намазлары кылган дип сөйләнә. Галимнәр фикеренчә, унике рәкәгатьтән торган бу намаз шушы кичтә үз илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең йөрәгенә нур иңдергән Аллаһ Тәгаләгә шөкранә кылу максатыннан укыла.
- Нияз хәзрәт, Рәгаиб кичәсенең әһәмияте нәрсәдә? Ни өчен мөселманнар аны билгеләп үтә?
- Рәгаиб кичәсе – изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган мөбарәк кичә. Быел Рәгаиб кичәсе 7 март киченә туры килә. Бу кичә сөекле Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе – Ваһаб кызы Әминәнең никахы булып, тәүге тапкыр кавышкан көне.
Саф динебез ир-ат белән хатын-кызның никахсыз мөнәсәбәтләрен катгый рәвештә тыя. Бүген күп кенә егетләр һәм кызлар бер-берсен ошатып, яратып никахсыз якын мөнәсәбәтләргә керәләр, зина кылалар. Мондый мөнәсәбәтләр, әлбәттә, хәерлегә китерми. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә бу хакта болай дип әйтә: “Зинага якын бармагыз. Чөнки зина – әдәпсезлек, бер нәҗес гамәлдер, пычрак юлдыр” (“Исра” сүрәсе, 32 аять).
Никахсыз гаиләдә бәрәкәт булмый, андыйларда игелексез бала туарга мөмкин.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең әти-әнисе хакында тулырак сөйләп китегез әле.
- Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе – Габдулла яхшы нәселдән, тәртипле, белемле егет саналган. Әнисе Әминә дә әдәпле, күркәм әхлаклы булган. Алар Аллаһның рәхмәте белән никахлашканнар, гаиләләре саф һәм бәрәкәтле булган. Никахтан соң күп вакыт та үтми – Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе сәфәргә чыгып киткән, шунда вафат булган.
Габдулланың әтисе Габделмоталлиб Әминәгә терәк булып, аңа тиешенчә ярдәм күрсәткән. Әминә бөтен галәмнәргә сөенеч, шатлык китерүче, изге бала тудырган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бабасы Габделмотталиб, оныгының тууын белгәч, бик сөенгән, тизрәк аны күрергә ашыккан. Оныгын кулына алып үпкән, шуннан аны саклык белән изге Кәгъбәтулла янына алып килгән. Габделмотталиб Аллаһка шөкер иткән, оныгы өчен дога кылган, аннары аңа Мөхәммәд дигән исем кушкан.
Шулай итеп, Рәгаиб кичәсе балаларыбызга, оныкларыбызга динебезгә туры килгән күркәм исемнәр сайларга, дөрес әхлак тәрбиясе бирергә, аларны саф гаилә тормышына әзерләргә кирәклеген дә искә төшерә.
Нияз хәзрәт Сабиров Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш итә. Галимнәр әйтүенчә, Мөхәммәд (с.г.в.)нең бу кичәдә уяу торып гыйбадәтләр кылганлыгы хакында да мәгълүмат бар. Шуңа да мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирергә, бигрәк тә ихлас догалар кылырга тиешләр.
- Күп гасырлар дәвамында мөселманнар Рәгаиб кичәсенә зур әһәмият биргәннәр, чөнки ошбу вакытта догалар кабул була. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр” (Дәйләми).
- Мәсәлән, ахшам белән ястү намазлары арасында 12 рәкәгать Хаҗәт намазын (нәфел намазын) укырга мөмкин. Һәр ике рәкәгатьтән соң сәлам бирелә, һәр рәкәгатьтә бер тапкыр “Фатиха”, өч тапкыр “Ихлас” сүрәсен укырга мөмкин. Ахырдан гомуми дога кылына.
Рәгаиб кичәсендә генә түгел, Раҗәб дәвамында күп изгелекләр, гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк, чөнки бу айда игелекле гамәлләр өчен саваплар, ә тыелган гамәлләр өчен гөнаһлар арттырылып языла. Раҗәб һәм киләсе Шәгъбән айлары – изге Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүчеләр булып тора. Бу ике мөбәрәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез, уразага әзерләнәбез. Әлеге изге айда ураза тоту да бик саваплы. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Рәҗәб аенда бер көн ураза тоткан кеше ел дәвамында ураза тоткан кебек әҗер-савап алыр, - дип билгеләп узды ул.
Дин әһелләре Рәгаиб кичәсен җәмәгатьчелекнең игътибарын гаилә институтына юнәлтергә, гаилә кыйммәтләрен сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә дип саный. Рагаиб кичәсендә әти-әни булырга теләүчеләргә Аллаһ Тәгаләдән тәүфыйклы бала сорарга, баласы булганнарга үзләренең балаларына изгелек һәм һидәят бирүне теләргә чакыра. Шулай ук ир белән хатын никахларына тугрылык сорый һәм бер-берсенә күркәм сүзләр әйтеп, шушы көнне үзләренең никах җепләрен ныгыта ала. Чөнки гаилә ничек яши, никахның ныклыгы нинди-киләчәгебез шундый, дигән фикерен белдерде “Апанай” мәчете имам хатибы Нияз хәзрәт Сабиров.
- Бүген күп гаиләләр таркала. Ата-ананың аерулары аркасында балалар да зыян күрә. Бу күренешнең төп сәбәбләренең берсе – сабырсызлык. Гаилә тормышында мәхәббәт кенә түгел, сабырлык сыйфаты да бик кирәк. Сабырлык күрсәтүчеләргә Аллаһ, һичшиксез, ярдәмен бирәчәк, рәхмәтен ирештерәчәк. Галимнәребез әйткәнчә, нык һәм сәламәт гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнгән: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану.
Нияз хәзрәт әйтүенчә, хатын белән ир бер-берсеннән камиллек (идеал) көтәргә тиеш түгелләр. Әлеге төшенчә күп вакытта уйлап табылган хыялый бер әйбер генә булып кала, ди ул.
- Минем ирем, минем хатыным идеаль булырга тиеш”, - дигән фикердә булган кеше, иң беренче чиратта, үзен бәхетсез итә. Бернинди кимчелексез, камил кешеләр дөньяга әле тумады һәм туачагына һич өмет юк. Аллаһның Расүле галәйһиссәлам әйткән: “Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр”, - дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”). Шуның өчен Аллаһы Раббыбыз безгә бәхетле, саф, матур тормыш итәргә боера. Гаилә кешегә бу мөмкинлекләрне бирә. Бәхетле гаилә – Җирдә җәннәтнең чагылышы булып тора. Атабыз Адәм галәйһиссәләм белән анабыз Хәуваның (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) гаилә тормышы җәннәттә башланып китә. Бу, беренче гаилә, Ислам кануннарына нигезләнгән була. Әгәр гаиләләребездә җәннәт тынычлыгын, атмосферасын булдырырга теләсәк, Адәм галәйһиссәләм белән анабыз Хәува (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) кебек яшәргә, ягъни Аллаһны яратып һәм Аның кушканнарын үтәп гомер итәргә тиешбез, - диде ул.
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин Рәгаиб кичен билгеләп үтүне сөннәт булуын әйтте.
- Рәгаиб кичен билгеләп үтү сөннәт. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әһәмият биргән гамәлләр безнең өчен дә мөһим булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә безгә аңа мөрәҗәгать итәргә, догалар кылырга мөмкинчелек бирә. Билгеле булганча, бу кичтә укыган догаларыбыз кабул булачак.
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин әйтүенчә, хәзер яшьләрнең күбесе зина кылу нәтиҗәсендә гаилә корырга ашыкмый.
- Гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен нык иман кирәк. Ныклы иман булмаган очракта зина кылуны туктатып калып булмый. Зина кылу булган дәвердә күркәм гаиләләр төзү мөмкин хәл түгел. Егет белән кыз зина кылып йөрсәләр аларга бергә торырга кирәкми, шуның өчен егет-кызлар 30 яшькә кадәр гаилә корырга ашыкмый. Әгәр дә зина кылып йөрмәсә, аның башка чарасы калмый һәм егет кеше өйләнәчәк. Шул вакытта гаиләнең кыйммәте барлыкка килә, - диде ул.
- Нурулла хәзрәт, гаилә корганнан соң бу кыйммәтләрне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
- Гаилә корганда үзен хакында гына түгел, хәләл җефетен турында да уйларга кирәк. Хәзерге вакытта күп кешеләр дә "эгоизм" бик күп. Алар үзләре хакында уйлыйлар, бары үзләренә генә яхшы булуын телиләр. Гаилә - ул бер-берен турында кайгырту. Гаилә кыйммәтләре барлыкка килсен өчен күркәм үрнәк тә кирәк. Ягъни, әти-әниләрнең балаларына "Гаиләне саклап торыгыз, таркалырга юл куймагыз", - дигән сүзләре мөһим. Шулай ук гаилә корганнан соң балалар да кирәк. Хәзер күп кенә яшьләр бала табарга ашыкмый, яки бер-ике бала белән генә чикләнеп калалар.
- Ярату, мәхәббәт хисләре дә кирәк бит?
- Әйе, кирәк. Тик гаиләне саклап калуда алар беренче урында тормый. Парлар шулкадәр нык яратышып гаилә кора, ләкин берничә айдан аерыла. Нишләп? Бер караганда, хәзер матди якка бәйле проблемалар да күзәтелми. Берәүнең дә ачтан үлгәне, ярты капчык онга кызларын кияүгә биргәне юк бит. Шуның өчен бу хисләр гаиләнең тотрыклылыгын билгели торган күрсәткеч түгел. Аннан соң күп очракта гаилә хатын-кыз аркасында таркала. Талакны ир-ат әйтә, әмма аерылу турында беренче булып хатын-кыз сүз башлый. Хәзерге заманда хатын-кызларның "бозылуы" күзәтелә. Артык таләпчәнгә әйләнүе, сабыр итәргә һәм баш ияргә теләмәве нәтиҗәсендә гаилә таркала. Шуның өчен хатын-кызларның тәрбиясе белән бик ныклап шөгыльләнергә кирәк.
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Рәгаиб кичәсендә кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән егет-кызларның Аллаһ Тәгаләдән бер-берсенә тиң ярлар сорый алуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, Рәгаиб кичәсе никах һәм аның асылы турында уйланырга мәҗбүр итсә дә, хәзерге вакытта талак әйтүчеләр саны кимеми.
- Рәгаиб кичәсе - аерым көн. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребезнең әтисе белән әнисенең кавышкан көн.
Рәсүлебез (с.г.в) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйтә: "Раббыбыз Аллаһ тарафыннан рөхсәт ителгән, ләкин иң яратмаган әйбер - талак мәсьәләсе". Шуның өчен егетләргә беренче чиратта чын ир-ат булырга киңәш итәм. Әти-әниләр сезгә ышанып кызларын тапшыра һәм үзегез дә риза булып өйләнәсез, шуңа күрә гаилә таркатудан сакланыгыз. Хәләл җефетләрегезне кадерләп, яклап торыгыз һәм кулда гына күтәреп йөртегез. Кайвакыт кызып китеп өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмичә йөриләр, чөнки ул инде бик җитди карар. Шуңа күрә талак куркыныч әйбер, әлеге сүзне әйтүдән тыелып калырга кирәк, - дип билгеләп узды Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
- Рөстәм хәзрәт, кешеләрдә аралашу һәм бер-береңнең хәлен белү кебек сыйфатлар кими. Күп очракта телефоннан аралашуны кулай күрәбез. Дини бәйрәмнәрдә дә бер-беребезне смс хәбәрләр җибәреп котлыйбыз. Дин әһелләре бу гамәлгә ничек карый?
- Телефонны үзем "шайтан" дип атыйм. Ни өчен? Чөнки ул кешеләрне алдый. Бер тапкыр смс хәбәр җибәрәбез дә, шуны туганнар белән аралашуга саныйбыз. Дөрес гамәл түгел бу. Чын аралашу - кул биреп исәнләшү, күзгә карап хәлләрне белешү ул. Билгеле, телефон аша аралашу шулай ук күпмедер дәрәҗәдә хөрмәт хисләрен чагылдыра. Тик чынбарлыкны онлайн тормышка алыштыру аралашуны киметә. Шуның өчен Рәгаиб кичәсен һәр мөселман телефоның читкә куеп, үзенең гаиләсе һәм туганнары белән каршы алсын иде. Бер-беребезгә теләкләр телик, кунакларга барыйк.
“Туган авылым” мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин телефон аша смс хәбәр юллап, Ватсап челтәренә открыткалар җибәреп котларга мөмкин икәнлеген әйтте.
- Иң мөһиме игътибар. Кешенең шушы кичәгә игътибары һәм хөрмәте бар икән монда һәр чара да кулай. Тик шулай да җанлы тавыш, күзгә-күз карау һәм кунакка йөрешү күбрәк хуплана. Очрашып мөнәсәбәтләрне ныгыту күпкә хәерлерәк, бу очракта җаннарыбыз да аралаша, - ди ул.
-
31 гыйнвар 2023ИсемсезКонкретно гына ничек уздырырга рәгаиб кичәсен юк. Боталагансыз да боталагансыз. Бөтен кеше дә белми бит точно нимәләр ничек кылырга. Шунысын аңлатсагыз хәерле булыр иде дип уйлыйм.