"Гөнаһлар күпме, әллә картаясыңмы?" Салават хатынын фәрештә дип атаган, укучылар моның сәбәбен ачыклый
"Минем белән утырганы - фәрештә, арттагысы - "подделка, - дип язган Салават Фәтхетдинов һәм ике ханым белән төшкән фото урнаштырган. Берсе - хатыны, икенчесе - "фәрештә" киемендәге кыз.
Салават Фәтхетдиновның Инстаграмдагы бу фотосы бик күп фикерләр калдырган.
"Фәрештә инде, артист ирләренә түзгән хатыннар фәрештә булмый кем булсын?"
"Поддерка Салават әзинең иңбашына ничек итеп куларын куйган, ә Ләйсән ханымның җилкәсенә через не хочу гына кулын салган. Ирләрнең "шухрый-мухрыйларына" түзгән хатын фәрештә булмый кем булсын инде?"
"Ирләрнең сүзе ялган булса да, ишетергә рәхәт".
"Гөнаһлар күпме әллә акланасың, әллә картаясыңмы?"
"Хәзер фәрештә инде".
"Яши-яши әйттерә ул фәрештә дип".
"Хатынын зурлаган кешене хөрмәт итәм, әмма башканы хурламыйча. Арттагысы да бик сөйкемле, кемнеңдер фәрештәсе. Хатынга ялагайланып, кеше күңелен рәнҗеткәнсез минемчә..."
"Картайткансың фәрештәңне".
"Шундый матур кызга подделка дип әйтәләрмени".