Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә җыю һәм әзерләү кагыйдәләре

14 яшькә җитмәгән балаларга гөмбә ашарга киңәш ителми.

news_top_970_100
Гөмбә җыю һәм әзерләү кагыйдәләре

Ел саен Россиядә гөмбә белән агулануның 1 меңгә якын очрагы теркәлә, аларның утызга якыны үлем белән тәмамлана. Роспотребнадзор гөмбә белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала, дип искәртә. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Еш кына гөмбә белән агулану алар турында хәбәрдар булмау белән бәйле: таныш булмаган һәм ялган гөмбәләр, авыр металл, агу химикатлары туплаган урыннарда — шәһәр паркларында, машиналар йөрү өлеше янында, моннан тыш, ашарга яраклы гөмбәне дә елның коры чорында яки җыю урыны бөҗәкләрдән һәм башка корткычлардан махсус чаралар белән эшкәртелгән очракларда агулы була ала.

Гөмбәләрне ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген бөтенесе дә белми. Билгеле булганча, гөмбәләр авыр үзләштерә торган продукт. Шуңа күрә гөмбәдән әзерләнгән ризыкларны сәламәт кешеләргә кулланырга киңәш ителә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, балалар арасында гөмбә белән агулану очраклары ешая. Гадәттә, бу өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һәм сабыйларның саксызлыгы аркасында килеп чыга. Шуңа күрә балаларда чи гөмбәне ашау мөмкинлеге барлыкка килгән хәлләрне булдырмый калу мөһим. Моның өчен, алдан ук, бала белән йөрер алдыннан, балага узарга туры киләчәк территорияне карарга киңәш ителә. Бу балалар бакчалары, мәктәпләр, башка учреждениеләр территорияләренә дә кагыла.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, иммунитет зәгыйфь булган кешеләр һәм балалар гөмбә белән агулануны авыррак кичерә. Балалар организмында аларны үзләштерү өчен ферментлар җитәрлек түгел. Шуңа күрә 14 яшькә җитмәгән балаларга гөмбә ашарга киңәш ителми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100