news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гөмбә тәме килә» - Сахалин татарлары кыздырып ашый торган әрекмән җыя

Әркемәннең бу төре ике метрга якын биеклектә үсә.

news_top
«Гөмбә тәме килә» - Сахалин татарлары кыздырып ашый торган әрекмән җыя

Сахалин татарларының инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә кызыклы үсемлек турында видео куйдылар.

Әркемән яфраклары ике метрга якын биеклектә үсә икән. Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова үзенең буе 166 см булуын, әркемән яфраклары аннан да зур икәнен әйтә. Аның ботагын пешереп ашыйлар, дип аңлата ул.

«Бу ботакларны пешерәләр, кыздыралар, ит белән ашыйлар. Бик тәмле була», — дип сөйли Зәкия Вәлитова.

Ул әркемән ботагын кисеп алып җыя. Аның төбенә карап, бөҗәкләр юкмы икәнен тикшерергә кирәклеген дә аңлата.

Аннары яфрагын кисеп ташлый. Зур яфракны яңгырдан саклану өчен кулланып була ди.

Әркемән ботагы тәме буенча гөмбәне хәтерләтә икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар