Гөмбә шашлыгы рецепты
Шампиньоннар кеше организмы өчен бик файдалы. Ул В төркеме витаминнарына бай.
Ингредиентлар: шампиньон гөмбәсе, помидор, татлы борыч, соядан соусы, тоз, борыч, тәмләткечләр
Шампиньоннарны юабыз, корытабыз. Икегә бүләбез. Шулай ук помидорларны һәм тотлы борычны да әзерлибез.
Соя соусына тоз, борыч, тәмләткечләрне салабыз, болгатабыз. Әзер булган соуста гөмбәләрне бер сәгатьләп тотабыз. Аннан аларны шпажкаларга, помидор һәм татлы борыч белән аралаштырып, тезәбез. Мичкә 20-30 минутка тыгабыз. Гарнирга дөге яисә салат бирергә мөмкин.