Гөмбәне ничек җыярга, сакларга, ашарга?
Гөмбәне 14 яшьтән өлкәнрәк сау-сәламәт кешеләргә генә ашарга киңәш ителә.
![Гөмбәне ничек җыярга, сакларга, ашарга?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/8/19/5c7882492087cbd69012ca131137754b3acf85e041ed10d448c1f0bf8c21.jpg)
Роспотребнадзор сайтында гөмбә җыю кагыйдәләрен искә төшергән язма чыкты.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.
- Гөмбәне юллар, магистральләр, торак пунктлардан читтәрәк җыярга кирәк.
- Гөмбәләрне чиләк яки полиэтилен пакетларга җыю киңәш ителми. Үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга кирәк. Бу очракта алар озаграк сакланачак.
- Гөмбәне җыелган көнне үк эшкәртү хәерле.
- Төрле гөмбәләрне үзара аралаштырмагыз. Цинкланган, ялтыравык йөгертелгән балчык савытта маринадламагыз һәм тозламагыз.
- Балалар чи гөмбә кабып карый күрмәсен - сак булыгыз!