Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге

Сезгә "Сарман" газетасыннан гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге
Бу ризыкны әзерләү өчен: 8 пешкән бәрәңге, 150 грамм сыр, 6 тырнак сарымсак, 4 аш кашыгы 25 процентлы кибет каймагы, 200 грамм шампиньон гөмбәсе, 2 данә бри сыры, яшел укроп, тәменчә тоз.
Эш тәртибе: бәрәңгене «мундирда» пешерәбез. Чистартабыз (тышы белән калдырырга да була).

Ул пешкән арада, катнашма әзерлибез. Йомшарган ак майны тоз һәм каймак белән ышкыйбыз, вакланган сарымсак өстибез, болгатабыз. Сырны эре угычта уабыз, катнашмага өстибез.

Гөмбәләрне яхшылап юабыз, вак итеп турыйбыз. Катнашма янына салабыз, борыч сибәбез. Яшел тәмләткечләр дә салырга була.

Бәрәңгене урталай бүләбез, калак белән бераз йомшагын алабыз. «Көймә»ләр барлыкка килергә тиеш.

Барлыкка килгән бушлыкка катнашманы салабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичкә 30-40 минутка куябыз.

Бәрәңгене кайнар килеш яңа яшелчәләр һәм туралган яшеллек белән бирәбез.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100