news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөмбәле кыстыбый рецепты

Кыстыбый дигәч тә без бәрәңге боламыгы ягылган камыр ризыгын күз алдына китерәбез. Бүген гөмбәле кыстыбый пешереп карыйк.

news_top
Гөмбәле кыстыбый рецепты
Камыр өчен: 1 стакан су, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, он.

Ингредиентларны кушып, камыр басарга. Бер җәемлек итеп кисәкләргә бүләргә һәм җәймә ясап, коры табада ике ягын да кыздырып алырга. Җәймәләрне бөкләргә һәм тастымал белән каплап барырга.


Беренче эчлек өчен бәрәңге боламыгы әзерлибез.  Бәрәңгегә пешәр алдыннан тоз салырга. Пешеп чыккач суын саркытырга һәм изәргә. 

Атланмайда вак итеп туралган суган кыздырырга, шунда ук сөт салып кайнатып алырга. Бәрәңгегә салып яхшылап болгатырга.

Икенче эчлек: шампиньон гөмбәсе, суган, тоз, төелгән кара борыч.

Гөмбәне һәм суганны ваграк итеп турарга. Аларны үсемлек мае салынган табада кыздырырга һәм капкачын ябып, 5 минут парландырып алырга.

Кыстыбый ясый башлыйбыз. Әзер җәймәгә бәрәңге боламыгы җәяргә, аның өстенә - гөмбә. 

 
Әзер кыстыбыйның ике ягын да атланмай белән майларга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар