news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөмбәле борщ

Вешенка гөмбәсе белән борщ пешерергә тәкъдим итәм. Бу гөмбә гемоглобины түбән кешеләр өчен файдалы, шулай ук ул фосфорга, калийга, цинкка һәм витаминнарга да бай.

news_top
Гөмбәле борщ

Сыер итеннән (берәр кисәк сарык ите дә кушсагыз тагын тәмлерәк булачак) шулпа кайнатырга. Итләрен алып ашны сөзәргә. Кәбестә, суганны турарга, кишерне эре угычтан уарга, бәрәңге, гөмбә турарга һәм шулпага салып пешерергә. Аш пешеп чыгар алдыннан 2-3 тырнак сарымсак сытарга, итләрне сөягеннән аралап турап, пешкән чөгендер уып салырга һәм кайнап чыгуга сүндерергә.

Гөмбәле-итле борщка бер телем лимон яки каймак салып ашарга. Ашларыгыз тәмле һәм файдалы булсын.

Тәмле һәм тиз әзерләнә торган ризыкларның башка рецептлары монда.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар