Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә кайчан чыгачак? Каян эзләргә? Кисеп җыясымы, әллә борып алыргамы?

Гөмбә җыйганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк — «Снег» журналисты оста гөмбәчеләрнең тәҗрибәсен сезгә дә тәкъдим итә.

news_top_970_100
Гөмбә кайчан чыгачак? Каян эзләргә? Кисеп җыясымы, әллә борып алыргамы?

Ни өчен быел урманда гөмбәләр әле күренми?

«Аномаль эссе җәйдән соң нык кипкән гөмбәлекләрне активлаштырырга җитәрлек яңгырлар яумады әле. Эссе вакытта кәс катлавы кибә һәм гөмбәлек үзенә күрә „йокыга тала“ — мондый шартларда гөмбә үсеп чыгар өчен туклыклы матдәләр туплый алмый», — дип аңлатты Казан биологы Антон Бортяков.

Гөмбәләр кайчан чыгачак соң?

Урман полосаларында майлы гөмбә инде күренә башлады, димәк, тиздән нарат гөмбәсе белән каен гөмбәсе дә баш калкытыр. Шушы арада гөмбәләр күпләп чыгар дип көтелә. 

Кисеп җыясымы, әллә борып алыргамы?

Микологлар әйтүенчә, аерма юк. Тамыр системасына тегеләй итсәң дә, болай итсәң дә зыян килми. Гөмбә тамыры — дөресрәге гөмбәлек — миллиард җепселләрдән гыйбарәт, аларның бер өлеше үлеп, даими яңарып тора. Пычак белән кисеп җыю уңайлырак. 

Гөмбәне кайларда эзләүдән файда юк?

Авыл хуҗалыгы белән интенсив шөгыльләнгән кырлар янындагы агачлыклардан гөмбә җыярга киңәш ителми. Ашлама керткәндә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәрткәндә гөмбәлекләр кеше өчен агулы матдәләрне үзләренә җыя. Шул ук сәбәп аркасында гөмбәне автомобиль трассаларыннан һәм тимер юл буйларыннан да җыймау хәерле. Гомумән алганда, шәһәрдән 50-100 чакрым ераклыкта (экологик яктан чагыштырмача чиста җирлекләрдә) җыйсагыз, агулану куркынычы кимрәк. 

«Тыныч ау» өчен уңышлы урыннар 

Катнаш урманнарда төрле гөмбәләр үсә. Тәҗрибәле гөмбәчеләр биек үлән үсми торган аланлыклары булган каен урманына барырга киңәш итә — каен гөмбәсе шундый урынны ярата. Ак гөмбә абагалы ылыслы урманны үз итә. Әтәч гөмбәсе (лисичка) дымлы урынга өстенлек бирә.

Һава торышы коры булганда гөмбәне сазлык тирәсеннән, түбән урыннардан, агач төпләреннән эзләргә кирәк, дымлы көннәрдә — калкулыклардан һәм аланлыклардан. Бер гөмбә очратсагыз, китмәгез, аның яныннан гөмбәнең зур «гаиләсен» эзләгез, чөнки җир астында тамыр системасы — гөмбәлек колач җәйгән була. 

Җыйган уңышны ничек сакларга

Кәрҗингә яшь һәм нык гөмбәләрне генә салыгыз. Пычрагын урманда ук чистартып кайту ягын карагыз. Майлы гөмбә эшләпәсенең өслеген салдырырга киңәш ителә — башка гөмбәләрне дә майлап, ябыштырып бетермәсен. Өйгә кайту белән эшкәртергә җай чыкмаса, гөмбәне суыткычка куеп торыгыз, әмма бер тәүлектән дә озаграк тотмагыз — гөмбә озак сакланмый. Бары тик җәймәле гөреҗдә (пластинчатые грузди), әтәч гөмбәсе, баллы гөмбә (опята) генә биш көнгә кадәр сакланырга мөмкин. 

«Тыныч ау» өчен иң кулай вакыт

Һава торышына карамастан, гөмбә җыярга иртәдән үк чыгу хәерле. Урманга иртәрәк килсәгез, башка гөмбәчеләр белән бүлешергә туры килмәс, уңышыгыз бай булыр.

Эшләпәләре чык тамчыларыннан ялтыраганда гөмбә ерактан ук күренеп, «өзеп ал мине!» дип чакырып торачак. Шуның өстевенә, кояш нурлары астында кызмаган гөмбә озаграк саклана да әле.  

Гөмбәне оста гөмбәчеләр апрельдән октябрь ахырына кадәр җыя. Күпчелек — җәй азагында бу эшкә керешә. Июльдә ак гөмбәләр чыга, август ахырыннан баллы гөмбә, гөреҗдә, җирән гөмбә, куык гөмбәсе (икенче исеме — саңгырау гөмбә) баш калкыта.

Талымсыз әтәч гөмбәсе яңгырга да, корылыкка да бирешми, -3 градуска кадәр кырауга чыдый. Моннан тыш, майлы гөмбә белән каен гөмбәсен дә ноябрь салкыннарына кадәр очратырга була. 

Гөмбә җыйгандагы алтын кагыйдәләр

•  Белмәгән, танымаган гөмбәне алмаска. 

•  Татарстанда 1 меңнән артык гөмбә төре очрый. Тәҗрибәгез булмаса, һәрвакыт тәҗрибәле юлдаш ияртегез. 

•  Гөмбә җыя башлаганда иң еш очрый торган өч гөмбәне аерырга өйрәнегез: ак, каен, усак гөмбәсе — башта шуларны гына җыеп карагыз. 

•  «Дошманны» танып белергә кирәк. Агулы гөмбәләрнең төп билгеләре: эшләпәсендә ябышкак кунык була, тәмсез исле, кискән урынында төсе үзгәрә, төбе аска таба юаная, төбендәге юанаеп киткән, күкәйсыман формада урыны була, сабында боҗра-якасы була. 

•  Урманда интернетка керү мөмкинлеге булса, гөмбәне шунда ук сурәткә төшереп, тәҗрибәле гөмбәчеләргә күрсәтергә мөмкин — мәсәлән, «Гөмбәләр — минем хобби» дигән төркемдә. Шулай ук смартфоннардагы махсус программалар белән дә «танырга» була.

•  Үзегез таныган ашарга яраклы гөмбәләрне танымаган, шикле гөмбәләр белән бергә салмагыз.  

•  Шикләнгән гөмбәләрне һәм үзегез танып җыйган гөмбәләрне бер үк пычак белән кисмәгез.

• Кортлаган гөмбәләрне җыймагыз. Чебен личинкалары һәм курчак метаболитлары гөмбәне агулап, кешегә зарар китерә ала. 

•  Гөмбәне ашарга әзерләгәндә берничә гөмбәне аерып калдыру кирәк. Алла сакласын, әмма алай-болай агулану очрагы булса, табиблар нинди гөмбә ашап агуланганны, нинди зыян килергә мөмкин икәнлеген белеп торачак. Тиз арада дөрес итеп медицина ярдәме күрсәтергә, нык агуланганда гомерне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. 

Язманы әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен «Снег» КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потаповка һәм Казан биологы, эко-активист Антон Бортяковка рәхмәт белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100