Гөмбәдә витаминнар күпме?
Сорауга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина җавап бирә:

- Гөмбәнең без ашый торган формасында витаминнар юк диярлек. Гөмбәдәге микроэлементларны бары тик аш, пюре итеп ашаганда гына алырга була. Ә маринадлаган, консервланган, кыздырылган гөмбәдә витаминнар да, микроэлементлар да калмый. Бу – бары тик ашап ләззәтләнү генә.