Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә чоры: кайда җыярга һәм реанимациягә эләкмәс өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

Татарстанда гөмбә чоры башланды. “Тыныч ау” яратучыларга җылы һава торышы һәм яңгырлар да уңай килеп тора. Гөмбәләрне ничек эзләргә, аларның кайсылары табын өчен туры килә һәм агулы гөмбә эләккәндә нәрсә эшләргә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының гомуми экология кафедрасы ассистенты Ким Потапов сөйләде.

news_top_970_100
Гөмбә чоры: кайда җыярга һәм реанимациягә эләкмәс өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

Гөмбәне кайда җыярга кирәк?

Быел Татарстанда июль ае салкынча һәм яңгырлы булды. Су коенып, кызынып ял итәргә яратучыларга бу ошамаса да, “тыныч ау” сөючеләр гөмбә уңышы җыярга әзерләнә. Әмма бөтен кеше дә урманнан кәрзин тутырып гөмбә җыеп кайта алмый. Моның төп сәбәбе – гөмбә җыю өчен дөрес урын сайлый белмәү.

“Нинди гөмбә җыярга теләвегезне төгәл белергә кирәк. Чөнки төрле гөмбәләр төрле җирдә үсә. Мәсәлән, каен урманында ак гөмбә һәм каен гөмбәләре үсә. Әгәр майлы гөмбә җыярга телисез икән, нарат урманына барырга кирәк. Усак, каен агачлары үсә торган катнаш урманнарда гөрәҗдә эзләп карарга була”, - диде Ким Потапов.

Галим әйтүенчә, безнең республика җирлегендә гөмбәләрнең 1,1 меңнән артык төре үсә. Аларның берничә йөз төре ашарга яраклы. Билгесез һәм шикле булып тоелган гөмбәләрне җыярга кирәкми.

Кайсы гөмбәләр ризык өчен иң яхшысы?

Ашарга яраклы гөмбәләр арасында иң популярлары - каен гөмбәсенең, ак, майлы гөмбәләрнең бөтен төрләре, шулай ук әтәч гөмбәсе (лисички), баллы гөмбә (опята) һәм чуар кулчатыр гөмбәсе (пестрый зонтик).

Әмма күп еллар дәвамында Татарстанда чуар кулчатыр гөмбәсенең яманаты таралган иде. Ул агулы икән дигән сүз чыкты. 

“Элек аңа бик сагаеп кына карыйлар әле. Тик хәзер актив җыя башладылар. Бу ашарга яраклы гөмбә, ул бернинди дә куркыныч тудырмый”, - диде Потапов.

Томсык гөмбә - бледная поганка

Галерина окаймленная

Иң куркыныч гөмбәләр

Тәмле һәм файдалы гөмбәләр белән беррәттән Татарстан урманнарында куркыныч булганнарын да очратырга була. Тәҗрибәсе аз кешеләр ялгышлык белән аларны җыярга мөмкин. Ә инде моның нәтиҗәсе озак көттерми.

“Кәрзингә эләгергә мөмкин булган ике төрле гөмбә бар. Бу томсык гөмбә (бледная поганка) һәм галерина окаймленная. Аларда бер үк төрле агулы матдәләр бар. Шуңа күрә галерина белән агулануны томсык гөмбә белән агулану дип уйлыйлар”, - диде Ким Потапов.

Әгәр томсык гөмбәне ялгышлык белән генә алсалар, галерина белән агулану очраклар ешрак очрый. Чөнки ул ашарга яраклы баллы гөмбәгә бик нык охшаган.

“Бер генә гөмбә ашау да җитди агулану өчен җитәрлек була. Ә берничә дистә грамм ашау үлемгә үк китерергә мөмкин”, - диде Ким Потапов.

Ничек дөрес җыярга һәм агулы гөмбә ашасаң нәрсә эшләргә?

Агулы гөмбәләрдәге токсиннар гына түгел, агулану тәэсиренең соңыннан килеп чыгуы да зур куркыныч тудыра. Агулану билгеләре шунда ук сизелмәскә дә мөмкин, алар гөмбә ашап берничә сәгать яки берәр тәүлек узганнан соң гына беленә ала.

Мондый хәлләрдән саклану өчен бер генә кагыйдә ярдәм итә ала – таныш түгел гөмбәләрне җыймаска кирәк. Гөмбә ашарга яраклы булып тоелса да, тулы ышаныч юк икән, мондый гөмбәне җыймагыз. 

“Бер кәрзингә ашарга яраклы гөмбәләрне дә, шиклеләрен дә салу агулану куркынычын арттыра. Әгәр дә инде нинди гөмбәгә юлыкканыгызны аңламыйсыз икән, аны фотога төшереп социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә урнаштырырга була. Шулай да аны үзегез белән алмасагыз яхшырак булыр”, - диде эксперт.

Тик агулы гөмбә ризыкка эләккән икән, ашыгыч чаралар күрергә кирәк. Иң мөһиме: мөмкин кадәр тизрәк “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. Үзеннән-үзе узар дип кул селтәргә ярамый. Табиблар килгәнче, косарга тырышырга кирәк – бу ашаган гөмбәләрдәге агу канга эләкмәсен өчен эшләнә.

“Бу ике гамәл мәҗбүри эшләнергә тиеш. Ашыгыч ярдәм килгәнче ашказаны юдырып карарга кирәк. Әгәр гөмбәләрегез калган икән, аларны ташламагыз. Ә нинди гөмбә икәнен ачыклау өчен табибларга бирегез. Бу нинди матдә белән агуланганны белергә һәм тиешле дәвалану билгеләргә ярдәм итәчәк”, – дип аңлатты эксперт.

“Ялган” гөмбәләр булмый!

Галерина һәм томсык гөмбәдән башка да “начар” гөмбәләр бар. Беренче очракта ашарга яраклы гөмбәләрнең ялган дип аталучы төрләре турында сүз бара. Әйтик, ак, каен гөмбәсенең һәм башкаларның ялган төрләре.

“Гомумән “ялган” гөмбәләр бөтенләй юк. Интернетта еш кына “ялган әтәч гөмбәсе”, “ялган ак гөмбә” дигән һәм башка шундый рәсемнәр күрергә була. Болар барысы да сафсата. “Ялган” ак гөмбә дигәне сары гөмбә, ул азмы-күпме ак гөмбәгә охшаган, әмма аерым төр. Аның белән агуланып булмый, әмма аның тәме ачы, кырку. Әгәр ул өстәлегезгә эләккән икән, ул бары тик ризыкны бозачак кына”, - диде Потапов.

Сары гөмбә ылыслы урманнарда үсә, сабында карасу челтәр кебек рәсем бар һәм йомшагы алсу төстә. Аның ачы тәме ылыслы урманнарда үсүенә бәйле диюләре ялгыш фикер, ди ул.

Аңлаешсыз ал гөмбә

Тагын бер киң таралган ялгышлык ал гөмбә белән бәйле. Агулы булмаса да, бу гөмбә ашарга яраклы булып саналмый. Бу гөмбәне ашауның тискәре нәтиҗәләре берничә елдан соң да чыгарга мөмкин.

“Ал гөмбә ашарга яраклы түгел, ә үлем куркынычы тудыра торган гөмбә. Ул агулы түгел, әмма андагы матдәләр кызыл кан тәнчекләре – эритроцитларның мембранасына эләгә. Шуның аркасында иммун күзәнәкләр кызыл кан тәнчекләрен чит объект дип кабул итәргә һәм аларны юкка чыгарырга мөмкин. Нәтиҗәдә кешенең бавыры, бөерләре зарарлана һәм бу хәл котылгысыз булып тәмамланырга мөмкин. Һәм моның кайчан буласын беркем дә белми. Кемдер дистә еллар бу гөмбәне ашаса да бернинди тәэсире булмый. Ә кемдер шундук реанимациягә эләгергә мөмкин”, - диде Ким Потапов.

Галим әйтүенчә, ал гөмбәдәге куркыныч матдәләрне берничек тә бетереп булмый. Аны пешерү дә, суда тоту да ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә бу гөмбәне “кара исемлеккә” кертү яхшырак булыр, дип йомгаклады эксперт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100