Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә белән агуланып, гаиләләре белән үлгәннәр

Фаҗига Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәрендә була. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә.

news_top_970_100
Гөмбә белән агуланып, гаиләләре белән үлгәннәр
Мәскәү өлкәсендә тулы бер гаилә гөмбәдән агуланып үлгән. Бу гаиләнең өлкән баласы - 8 яшьлек кыз гына исән кала. Ул интернатта яшәп укыган, өйгә ялларда гына кайта торган була. Кызның әнисе - 31 яшьлек Оксана, кызына шалтыратып, агулануларын сөйли. Шуннан соң кыз әти-әнисе белән элемтәгә чыга алмый. Шимбә көнне ул өенә кайта, әмма фатирга керә алмый - ишекне беркем дә ачмый, телефонны алмый. Ул күршеләренә мөрәҗәгать итә, алар полиция чакырта. Ишекне ачып кергәч, алар дүрт кешенең мәетенә тап була - кызның әнисе, әтисе һәм 2, 9 яшьлек ике туганы.

Гаилә башлыгы күршеләренә гөмбә әзерләве турында сөйләгән була. Тикшерү комитеты аларның ризыкларын экспертизага җибәргән. Гаилә башлыгы ялгыш агулы гөмбәләр җыйган дип уйлыйлар.

Исән калган кыз әбисе бар. Баланы шул тәрбиягә алыр дип уйлыйлар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100