Гөмбә ашап агуланган кешегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
Сорауга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина җавап бирә:
- Беренче чиратта ашказанын юдырырга кирәк. Моны һәркем мөстәкыйль рәвештә эшли ала. Моның өчен 1 л суга 1 аш кашыгы тоз салып эретәләр. Шуннан соң ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту зарур.