Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Рәниснең Галиябануы булырга риза! "Ваһаповчылар" концерты тагын нинди ачышлар бүләк итте?

Кичә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” дип исемләнгән концерт узды.

news_top_970_100
Гөлсирин Рәниснең Галиябануы булырга риза! "Ваһаповчылар" концерты тагын нинди ачышлар бүләк итте?
Дүрт "ваһаповчы" - Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Айсылу Габдинова - тамашачы алдында имтихан тотты.



Гади генә концерт булмады ул. Сюжет буенча, бу концерт уйлап чыгарылган махсус телеканал - "ВТВ"дан күрсәтелеп, тарихта калырга тиеш иде. Ягъни тамашачы шушы тарихи мизгелгә килеп эләкте һәм үзен шунда дип хис итте.

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә калкып чыккан йолдызлар концерты “Очрашу” җыры белән ачылып китте. Шуннан соң Рәнис Габбазов “Рамай” җырын башкарды.



Концертның алып баручысы Айсылу Габдинова Рәнистән ни өчен татар халкының “Рамай” җырын башкарганын сорады. Рәнис аңа: “Әгәр дә без үзебезне Рәшит Ваһаповның варислары итеп күрергә телибез икән, халыкка нәкъ менә “Рамай” кебек озын көйләрне ешрак ишеттерергә тиешбез. Икенчедән, быел үткәрелә торган барлык чаралар, концертлар бөек җырчының тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла”, – дип җавап кайтарды.

Айсылу Габдинова үзе белән таныштыруны да кирәк тапты: “Кадерле дуслар! Яңа гасыр телеканалында барган “Кайнар хитлар” тапшыруын күреп беләсездер дип уйлыйм, шулай булгач, мине дә таныйсыздыр? Мин – тапшыруның алып баручысы – Айсылу Габдинова, сезнең белән күзгә-күз очрашуыма чиксез шатмын! Ә бүген исә мин Ваһапов фестиваленең хитлар парадын, ягъни “Ваһапов хит”ны алып барачакмын!"



Айсылу Габдинова иң кайнар хитны ачыкларга булды: “Мин смартфонымда тиешле кушымтаны ачам да, сезнең кул чабуларыгызның көчен билгелим. Мисал өчен, пышылдау 20 дБ, борын астыннан сөйләшү 40 дБ, гадәти сөйләү 60 дБ, җырлау 80 дБ, симфоник оркестр 100 дБ, ә инде тавыш 130 дБдан артып китә калса, колак барабаннары шартларга мөмкин!”



Шуннан соң Айсылу Габдинова Азат Абитовны сәхнәгә чакырды: “Туган як темасына багышланган җырларны башкарганда Азат кайсы авылны күз алдында тота икән дисәгез, мин беләм! Азат Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылы егете. Биредәге 31 урамның озынлыгын кушып санасаң, 33 километрны тәшкил итә!” “Шуның өчен бездә әби-апалар бер-берсенә аш мәҗлесләренә такси белән генә йөри!” дип бүлдерде Айсылуны Азат. “Шыгырданда 7 мәчет бар һәм сигезенчесе төзелеп бетеп килә. Менә шундый данлыклы авыл егете инде ул безнең Азат! Кайсы яктан икәнеңне белдек, инде күңелең кемдә икәнен дә белик...”

– Эзләгәнем син минем... дип әйтеп салды Азат Айсылу Габдиновага.

– Мин?

– Айсылу, чираттагы җырым шулай атала, әллә нәрсә уйлама инде, - дип шаяртты Азат Абитов.



Айсылу Габдинова үзе белән таныштыруны дәвам итте: “Чыннан да, бәлки, күпләрегез мине белеп тә бетермидер. Мин – Башкортстанда, Уфа шәһәрендә тудым. Хәзерге көндә Казанда яшим. Шундый әйтем бар: “Бакчаны Колорадо коңгызы, ә татар эстрадасын Башкортостан басты”. Кияүдә түгел, булганым да юк”.



“Җырлый башлагач, тиз генә туктыйсы да килми бит әле ул!”, – диде дә Айсылу, сәхнәгә Рәнис Габбазовны чакырды. “Бөдрә таллар” дуэты яңгырады. Җырдан соң, бер-берсен игълан иткәндә, Рәнис, ялгышып:

– Айсылу Габук... - дип әйтеп салды. Айсылу шунда ук кызарып чыкты.

– Габ-ди-но-ва! Габбазова дип әйтә күрмә тагын! Габдинова мин, Рәнис. Ә, сүз уңаеннан, Габбазованың хәлләре ничек анда? Тамашачыларың әле барысы да белмидер, син бит тормыш корып җибәрдең.

– Аллага шөкер, барысы да әйбәт, күз генә тимәсен. Әнә, үзе залда утыра, күрәсеңме? – дип залга ишарә ясады Рәнис Габбазов.

– Хәтерләсәң, узган концертыңда яраткан ризыгым – үзем шикелле кабартма дидең. “Син өйләнәчәк кыз нинди булырга тиеш?” дип сорагач, әнием кебек тәмле итеп кабартма пешерә белергә тиеш дип җавап кайтардың. Ул чагында син, чыннан да, кабартма кебек түгәрәк идең... Ябыктың, ябыктың! Нәрсә, әллә кабартма да пешерә белми торган хатын эләктеме? – дип кызыксынды Айсылу Габдинова.

– Чүпрә салмасаң кабартма коймак, ә Рәнис уймак була да куя икән, Айсылу! Менә шулай. Син мине монда мыскыл итмәкче булдың да, ә үзең ресторанда куйган вәгъдәңне оныттыңмы? Сөйләп бир әле халыкка!

– Нинди вәгъдәне?

– Менә шушы концертка 5 килограммга ябыгабыз дип сүз куйдык ич. Мин биш килограммга ябыктым. Ә син?

– Ә мин...дип уйга калды Айсылу һәм Рәнис Габбазовның җырлаячагын игълан итте дә, сәхнәдән тиз арада “тайды”.



Рәнис Габбазов чыгышыннан соң “бәхет” төшенчәсенә аңлатмасын биреп карады: “Бу сорауга һәрвакыт кыска гына итеп, мине җырларга өйрәткән әбиемнең сүзләре белән җавап бирәм: “Бәхет ул - булганына шөкер итә белү. Үзеңнең дусларыңның, туганнарыңның исән-сау булуы”.

Айсылу Габдинова Гөлсирин Абдуллина турында сүз башлады: “Ә хәзер сәхнәгә чыгачак җырчы әле укуын да тәмамламаган килеш инде өч зур концерт биреп өлгерде! Кечкенә чагында кызның әти-әниләре үзләрендә мәдәният өлкәсенә танылган – Ләйлә һәм Ришат Абдуллиннар – Гөлсиринне концертларда катнаштыра. Ләкин балачакта бик кыю булган балалар да бераз үсә төшкәч ояла башлыйлар. Бу хис Гөлсиринне дә читләтеп узмый, 11 яшендә инде үзен игълан иткәннән соң, Гөлсирин сәхнәгә чыгудан баш тарта. Әнисе аптырагач, кызын чеметеп сәхнәгә чыгарып җибәрә. Үсмер кыз булып килгән Гөлсирин җырны башыннан ахырына кадәр үкси-үкси елап башкарып чыга. Халык моны зур осталык дип кабул итә һәм сәхнәдән җибәрми аптырата. Хәзер инде Гөлсиринне чеметеп торасы юк, сәхнәгә ул бик ашкынып чыга”, – диде ул.



  Айсылу Габдинова үзенең хис-кичерешләрен яшерә алмады: “Дөресен генә әйткәндә, узган ел минем өчен бик авыр ел булды, чөнки минем беренче продюсерым, укытучым, безнең гаиләбезнең якын дусты Илфак абый Шиһапов якты дөньядан китте. Хәзер инде аны сагынмаган, күңел ярсымаган бер генә көн дә юк. Илфак абый бик ачык, нечкә күңелле кеше иде. Аның җырлары да шундый ук. Исән булса, яз аенда аңа әле 50 генә яшь тулган булыр иде. Ул мине бүген күреп горурлана дип өметләнәм”, – дип әйтте ул. Айсылу Габдинова беренче җырын башкарырга булды. Аны Илфак Шиһапов махсус Айсылуга багышлаган. Сәхнәнең экранында “Әкрен генә атлап барам” җырының клибы да күрсәтелде, анда Илфак Шиһапов үзе дә төшкән булган.

Җырлап бетергәннән соң, Айсылу: “Сезнең алкышларыгыз Илфак абыйга дога булып барып ирешсен иде. Нишләтәсең, бу – тормыш. Гел моңланып, моңсуланып кына яшәп булмый”, – диде.



 Сәхнәгә Гөлсирин Абдуллина чыкты. Ул дуэт турында сөйләргә кереште: “Концертыбызда дуэтлар бик еш яңгырый. Дуэт дигәннән, ул безнең халыкта яңа әйбер түгел. Ә элегрәк аны капма-каршы әйтеш җыр дип атаганнар. Сүз уңаеннан, бу төр башкаруны нәкъ менә Рәшит Ваһапов кебек җырчыларыбыз үз чорларында профессиональ яктан югарылыкка күтәргән. Әйтик, Асылъяр, Зөләйха, Зәңгәр шәл, Галиябану... Галиябану дигәннән, Рәнис, дустым! Рәнис, синең бит драма артисты белемең бар”, – дип мөрәҗәгать итте Рәнис Габбазовка Гөлсирин.

– Дөрес әйтәсең.

– Ә син минем Хәлилем булырга ризамы?

– Син Галиябану булсаң, мин риза! – дип канатларын җәйде Гөлсирингә Рәнис Габбазов. Шулай итеп, “Галиябану” дуэты яңгырады һәм ул иң көчле алкышларга лаек булды.

Айсылу Габдинова Гөлсириннең уңышлары турында сөйли башлады: “Татар моңы”, “Сорнай моңы”, Венера Ганиева... Кинәт сәхнә артыннан кыйнау-талаш тавышлары ишетелә башлады, хәтта ниндидер предметлар сәхнәгә очты. “Гафу итегез, тамашачылар”, дип аптырап калды Айсылу Габдинова.

– Гөлсирин, нишләттең син аларны?

– Мин нишләттем дисеңме? Юк, син эшләттең! “Ваһапов хит” дип, кем ике мишәрне ярыштыра ди!

– Әле шулаймыни? Танылып та өлгермәгән килеш инде уңыш бүлешә башладылармы? Алайса, киләсе җырны ничек игълан итәрмен? – дип катып калды Айсылу Габдинова.

Шул вакыт Рәнис Габбазов сәхнәгә Азат Абитовны күтәреп чыкты. Концерт менә-менә өзелергә тора иде. Әле дә ярый Рәшит Ваһаповның язмасында “Таң атканда” җыры яңгырый башлады. Айсылу, Гөлсирин, Азат һәм Рәнис тынып калдылар.




“Афәрин бөек җырчыга! Афәрин, вакытында безне туктата белгәне өчен. Бүгенге концертта яңгыраган иң яхшы җыр, иң моңлы тавыш, һичшиксез, Рәшит Ваһаповныкы! Быел легендар җырчының тууына 110 ел. Рәшит Ваһаповка багышланган зур концерт Казанда 14 майда узачак. Рәшит Ваһапов бар гомерен татар җырына, татар милләтенә багышлаган кеше. Без дә үз телебезне, үз җырыбызны кадәрләп сакласак иде!” – диде Айсылу Габдинова.

Концертның соңгы өлешендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” филармония тамашачысын Г.Тукайның халык көенә иҗат ителгән “И, туган тел!” җыры белән сөендерде. “Йолдызлар”га тулы зал кушылып җырлады. Тамаша дәррәү алкышлар белән тәмамланды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100