Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин һәм Азат Абитовларга баланың җенесен белү өчен яңа ысул тәкъдим иткәннәр

Яшь гаилә Яңа ел алдыннан зур сөенече - бәби алып кайтачаклары турындагы хәбәр белән уртаклашкан иде.

news_top_970_100
Гөлсирин һәм Азат Абитовларга баланың җенесен белү өчен яңа ысул тәкъдим иткәннәр
Салават Камалетдинов

Яшь җырчылар Гөлсирин һәм Азат Абитовлар гаиләсе яңа 2022 елга зур шатлык белән керде. Үзләрен яраткан бөтен тамашачыларын сөендереп иҗади гаилә бәби көткәннәрен хәбәр итте. «Тамашачыбызга серне чишәргә булдык. Гел качып та йөреп булмый, ачылгач җиңел булып китте», — дип сөйләде Азат.

Инде хәзер туачак сабыйның кызмы, малаймы икәнлеген генә беләсе калды. Әле бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган Азат кемне көткәннәрен ничек итеп әйтергә булуы турында киңәш сораган. Юк-юк, дүрт бала әтисе Илдар Хәкимовтан түгел, инстаграм дусларыннан инде.

Инстачыларның башына беренче булып «гендер-пати» сүзе килгән. Соңгы вакытта артистлар, блогерлар һәм башка популяр шәхесләр арасында гендер-пати уздыру модасы киң таралды. Гөлсирин белән Азатка да шундый купшы бәйрәм оештырырга кушканнар.

Нәрсә ул «гендер-пати» дисезме? Кыскасы, булачак әти-әни күп итеп дус-ишләрен, туган-тумачаларын чакыра, матур күлмәкләр кия дә… шар шартлата. Шарларны кабартучыга УЗИ нәтиҗәләрен алдан күрсәтеп куйган булалар. Шар эченнән ал яки зәңгәр төстәге конфетти коела. Менә шуннан соң бөтен кеше баланың малаймы, кызмы икәнлеген аңлый. Табышмакны табынга чыгарылган зур тортны кискәндә аның эчендәге кремның нинди төстә булуына карап та чишәргә була. Кыскасы, бәйрәмне җаның теләгән форматта уздыру мөмкинлеге бар. Акчаң гына җитсен.

Азат икенче сторисында шарлар, бәйрәмнәр үткәрү өчен атрибутлар кибетендә йөргәннәрен видеога төшереп куйган. «Гендер-патига әзерләнәбез», — дип тә әйткән. Ләкин видеода дөреслекне Гөлсирин чишкән — Азатның шаяртуын, бернинди гендер-патига да түгел, үзенең туган көненә әзерләнүләре турында сөйләгән.

Азат дусларыннан баланың җенесен УЗИдан башка гына белү ысуллары турында да сорашырга онытмаган. Сания исемле бер апа бик үзенчәлекле, моңарчы беркайда да ишетелмәгән ысулны тәкъдим иткән.

«Азат, Гөлсиринне аягын сузып идәнгә утырт. Шуннан соң торырга куш. Карап тор, кайсы якка торыр. Әгәр уң якка торып китсә, малай, сул якка торса — кыз булыр. Бу минем ысулым. Әле беркемне дә ялгыштырмады. Сания апаең. Дүрт саны төгәл булып тусын», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100