news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин кияүгә чыкканга Айсылу Габдинова елаган

Азатның тәкъдим ясыйсын Гөлсириннән кала бар кеше дә белгән булган.

news_top
Гөлсирин кияүгә чыкканга Айсылу Габдинова елаган

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина өйләнешә. 

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Ваһапов фестивале йолдызлары» концерты вакытында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, дип язган идек.

Инде менә тәкъдим ясау процедурасы узганнан соң хәлләр ничек булганы да билгеле. Азат Абитов инстаграмдагы сәхифәсендә видео күрсәтте. «Шуннан соң менә ни булды», дип яза ул.

Кадрларда Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова бар. Алар шау-гөр киләләр. Гөлсирин күз яшьләрен сөртә. Азат аны кочаклый, юата. Рәнис Габбазов исә «мин дә еладым әле», дип күз яшьләрен сөртә. Айсылу да елаганын әйтә. Бер сүз белән әйткәндә, яшьләр мәш килә. Гөлсирин «Мин белмәгән идем», ди.  Айсылу исә бөтен кеше белгәнен әйтеп сала. Гөлсирин шакката. 

Инстачылар котлаулар яза.

Бүген Гөлсирин хис-кичерешләрен уртаклашып, инстаграмда пост язган иде. «Әле һаман да аңлап бетерә алмыйм. Уяндым, бармагымда балдак. Кичәге көнне искә төшерәм дә, сөенечтән тамагыма төер тыгыла, елыйсым килә! Бер дә сиздермәдең бит, Азатым, барысын да уйлап бетергәнсең! Азат Абитов, мин сине яратам! Без бәхетле!!!» — дип язган Гөлсирин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар