Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллинаны усал хатын булып уйнарга мәҗбүр иткәннәр

Р.Ваһапов фестивале лауреаты, яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина "Мунча ташы" эстарда театры белән концертларда йөргәне турында Инстаграм битендә искә алган.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллинаны усал хатын булып уйнарга мәҗбүр иткәннәр
"Минем Яраткан "Мунча ташы"! Беренче тапкыр 2012 елда Мамадышта бер банкетта танышкан идек, шуннан бирле һәрвакыт аралашып киләбез. Һәм шул елны Гамил абый мине үзләренә "Мунча ташы"на концертларга йөрергә чакырды. Җырларга гына түгел, этюдта да катнаштырды.

Гамил абыйның әйткән сүзе:"Кызым, безнең белән концертларга чыкканда, көн дә кия торган бер күлмәгеңне дә алырсың әле яме?"

Концертка килгәч: "Менә бу егет концертларда синең ирең булып уйнар, ә син аның хатыны! Яңа гына өйләнешкән һәм бик усал кыз булып уйнарга кирәк" дип әйтүе булды, мин шунда ук калтырап төштем...

"Кызым, курыкма, ышанам мин сиңа", дип канат куйды. Курка-курка гына уйный башлаган идем, үзем дә сизмәстән ияләнеп киттем. Тик әле мин укый гына идем, һәм концертларга еш йөри алмадым.

Менә инде ничә еллар "Мунча ташы" белән һаман да аралашабыз. 
 
Бу фота 2012 - 2019 елда төшелгән, үзгәрешләр бармы?" - дип сораган Гөлсирин Абдуллина.

"Абыйлар зурайганнар, ә син, Гөлсирин, үсеп, матураеп, шундый чибәр кыз булгансын!", "Шундый ук ихлас, самими һәм эчкерсез елмаюың үзгәрмәгән! Һәрчак шулай ягымлы, мөлаем , сөйкемле , чибәр һәм без яраткан Гөлсирин булып кал!" - дигәннәр Гөлсирингә.




Посмотреть эту публикацию в Instagram

Минем Яраткан "Мунча ташы"! Беренче тапкыр 2012 елда Мамадышта бер банкетта танышкан идек, шуннан бирле һәр вакыт аралашып киләбез. Һәм шул елны Гамиль абый мине үзләренә "Мунча ташына" концертларга йөрергә чакырды. Җырларга гына түгел, этюдта да катнаштырды. Гамиль абыйның әйткән сүзе: -"Кызым, безнең белән концертларга чыкканда, көндә кия торган бер күлмәгеңне дә алырсың әле яме?" Концертка килгәч: -" менә бу егет, концертларда синең ирең булып уйнар, ә син аның хатыны! Яңа гына өйләнешкән, һәм бик усал кыз булып уйнарга кирәк." Дип әйтүэ булды, мин шунда ук калтырап төштем... -"Кызым курыкма, ышанам мин сиңа" дип канат куйды. Курка-курка гына уйный башлаган идем, үзем дә сизмәстән ияләнеп киттем. Тик әле мин укый гына идем, һәм концертларга еш йөри алмадым. .................................................... Менә инде ничә еллар @munchatashi бн хаман да аралашабыз. Бу фота 2012 -2019 елда төшелгән, үзгәрешләр бармы? Сүз уңаеннан 23 мартта Казанда Гамиль абыйның @gamil_askhadulla юбилей концертында катнашам Аллах теләсә. #мунчаташы #ГульсиреньАбдуллина #ГөлсиринАбдуллина

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100