Гөлсирин Абдуллинаның әнисе дип әйтерлек охшаш кешене тапканнар
Татарстанның халык артисты Венера Ганиева Инстаграм битендә үзенең укучысы - Р.Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина белән бергә төшкән фотосын урнаштырган.
“Бүген бәбкәчем Гөлсирин килде, сагынышканбыз", - дип язган Венера Ганиева.
"Бигрәк матур бәбкәсе, затлы ханым әнкәсе”, "Венера ханым, Сездәге кебек йөрәк җылысы, күңел киңлеге, мәрхәмәтлелек тагын кайсы укытучыда бар микән? Сез бик күп әниләргә мәңгелек үрнәк, маяк!", "Матурлар, әниле-кызлы диярсең, икегезне дә бик яратам", "Бик охшагансыз, Венера Әхәтовнаның лаеклы дәвамчысы булыр дип ышанасы килә", - дип язганнар подписчиклар.