news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллинадан "Синнабон" рецепты

Җырчы Гөлсирин Абдуллина Инстаграмга "Синнабон" рецептын куйган. "Бик тәмле килеп чыкты, сез дә пешереп карагыз"- ди ул.

news_top
Гөлсирин Абдуллинадан "Синнабон" рецепты
Камыр өчен: 200 мл сөт, 100 г шикәр комы, 50 г чи яки 11 г коры чүпрә, 2 йомырка, 600-700 г он, 1 чәй калагы тоз, 80 г атланмай.

Эчлек өчен: 50 г атланмай, 200 г көрән шикәр комы, 20 г дарчин (корица).

Крем өчен: 60 гатланмайлы сыр ("Маскарпоне", "Филадельфия"), 100 г шикәр оны, 40 г атланмай, ванилин.

Камыр басарга һәм ярты сәгать "ял иттерергә".

Шул арада крем әзерләргә. Атланмайлы сыр, атланмай, шикәр оны һәм ванилинны бергә кушып тугларга. Камырны чама белән 0,5 см калынлыкта җәяргә, эрегән атланмай сөртәргә, көрән шикәр комы белән кушып болгатылган дарчинны камыр өстенә тигез итеп җәяргә.

Рулет итеп төреп, 4 см калынлыкта кисәкләргә бүлергә. Үсемлек мае белән майланган табага рулет кисәкләрен, бераз ара калдырып тезәргә. Шул килеш 20 минут тотарга. Аннары 180 градуска адәр кызган мичтә 30 минут пешерергә. Өстенә әзер кремны сыларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар