Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина «яшь чактагы» фотосын күрсәткән

Җырчы унҗиде-унсигез яшьләр тирәсендәге сурәтен инстаграмга куйган…

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина «яшь чактагы» фотосын күрсәткән
"Татар-информ" архивы

«Вконтактега кереп, фотоларны актарып чыктым әле, күптән кергәнем булмаган икән. Хәзер, гомумән, анда кереп утыручы бармы ул? Миңа калса, бөтен кеше инстаграмда яки тиктокта утыра бугай…

Ә бу минем унҗиде-унсигез яшьлек чагым, сабый…» — дип язып куйган Гөлсирин, көчек кочаклап, сары футболка киеп, май кояшыдай көлеп төшкән фотосы астына.

«Гөлсирин, әле бер дә үзгәрмәгәнсең. Гел шулай яшь, матур, сөйкемле, бәхетле җырчыбыз булып кал!»

«Күз карашың бүгенгедәй мөлаем, ачык, ягымлы…»

«Синең барлык фотоларың да искиткеч!..»

«Гөлсирин, сиңа „чёлка“ бик килешә икән», — кебек җылы комментарийлар язганнар җырчыга.

Ә берәү шаяртып, көчеккә ишарәләп: «Бу фотода Азат бик матур чыккан!» — дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100