Гөлсирин Абдуллина яңа һөнәр үзләштергән
Гөлсирин Абдуллина яңа һөнәр үзләштергән
Җырчы Гөлсирин Абдуллина визажист булырга укый икән. Үзенең "эшен" ул инстаграмда урнаштырган. Бер кызның бизәнгәнче һәм бизәнгәч төшкән фотосын куйган.
"Хәерле кич! Бизәндерү дәресләренә йори башладым, әкренләп укыйбыз. Бу бүген минем эшләгән эшем. Белгечләр, бәяләгез әле!" - дип язган Гөлсирин.
Гөлсириннең эшен ошатучылар байтак. "Мин дә сиңа барырга телим", "Мин белгеч түгел, әмма шикарно икәне күренеп тора", "Гөлсирин, болай булгач, барыбыз да сиңа бизәнергә чабабыз инде", - дип язганнар аңа.