Гөлсирин Абдуллина әнисе белән төшкән фотоны күрсәтте
Җырчы Гөлсирин Абдуллина әнисен туган көне белән котлый.
Бергәләп төшкән фотоны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
«Әти-әниеңә шатлык булып,
Тугансың син әни дөньяга.
Кояш белән тиңлим мин узеңне,
Жылы нурың — балаң барында!
Әнием, кадерлем, Туган көнең белән! Бик бик нык яратам. Исән -сау гына була күр», — дип яза Гөлсирин.
Инстачылар да Ләйлә ханымны туган көне белән котлый, изге теләкләр телиләр, Гөлсирин әнисе булган өчен рәхмәт әйтәләр.