Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов кызларының исемен әйтте

Яшь әни белән сабыйны бүген бәби таптыру йортыннан өйгә чыгарганнар.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов кызларының исемен әйтте
https://www.instagram.com/azat_abitov/

Бүген җырчы Азат Абитов тормыш иптәше Гөлсирин Абдуллина белән кечкенә кызчыгын бәби таптыру йортыннан өйгә алып кайткан.

Җырчы инстаграмда бәби каршылауның сөенечле шау-шуы белән бүлеште. Оныкларын каршыларга әби-бабайлар да килеп җиткән. Туганнары, дуслары, барысы бергә җыелышып, аларны өйгә алып кайтканнар. Яшь пар, озакка сузып тормыйча, өйгә хәзрәтне чакыртып, кызларына исем дә куштырган. Бу хакта Гөлсирин үзенең инстаграм сәхифәсендә язды. «Аллаһка шөкер, кызыбызга исем куштырдык. Таныш булыгыз — Сылу», — дигән ул.

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның әти-әни булуы турында хәбәр иткән идек. Ә баланың исеменә килгәндә, Гөлсирин «Интертат» хәбәрчесенә: «Иң беренче күңелгә килгән исемне куштык. Әле баланың җенесен белгәнче үк Азатка шул исемне әйткән идем. Ирем бик ошатты», — дип сөйләде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100