Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Кызыбызга күңелгә иң беренче килгән исемне кушабыз»

Яшь җырчылар Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовның кызлары туды.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: «Кызыбызга күңелгә иң беренче килгән исемне кушабыз»
https://www.instagram.com/gulsik9313/

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның әти-әни булуы турында хәбәр иткән идек. 27 февральдә әлеге матур парның кызлары дөньяга килде. Яшь әни инстаграм сәхифәсендә хәлләренең әйбәт булуын хәбәр итә, үзенең хис-кичерешләре белән дә уртаклаша. Җырчы бүген дә кызының нәни кулларын фотога төшереп: «Иртәләрем шулай башлана. Иң кадерле куллар - нәниеңнең кочаклап тотуы», — дип язып куйган.

Гөлсирин белән Азат кызчыкка кем дип исем кушачакларын әлегә әйтми торырга булган. «Мулладан исем куштыргач белерсез. Әмма шунысын әйтә алам — иң беренче күңелгә килгән исем. Әле баланың җенесен белгәнче үк Азатка шул исемне әйткән идем. Ирем бик ошатты. Менә бер дә малай исеме килмәде бит башка. Аллаһтан шулай бирелгәндер. Әле ул исемнең үз тарихы да бар, вакыты җиткәч, барысын да сөйләрмен», — диде «Интертат» хәбәрчесенә Гөлсирин.

Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовларны бу сөенечле вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кызыгыз сау-сәламәт булып, сезне уңышлары белән шатландырып үссен!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100